Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Азат Фазлыев: “Биш меңлек белән борын сөртергә... ул кадәр юләр түгел бит инде без”

Азат Фазлыевның канаган борынын кәгазь биш меңлек белән сөртүен, үзе әйтмешли, баеп китүен язган идек. Моны җырчының Инстаграмдагы аккаунтында күрдек.

Азат Фазлыевның канаган борынын кәгазь биш меңлек белән сөртүен, үзе әйтмешли, баеп китүен язган идек. Моны җырчының Инстаграмдагы аккаунтында күрдек. Рульдә барган Азатны Алсу видеога төшергән иде.

Биш меңлекләрнең чын булуына ышанган халык Азатка шалтыратып, төрле сораулар яудыра башлаган. Җырчы барысына да безнең аша җавап бирергә, бу хәлгә ачыклык кертергә теләвен әйтте.

“Соңгы арада борын канап йөдәтә. Өйдә дә, юлда да була бу хәл. Беркөнне машинада барганда, каный башлады. Салфетка артта, ә туктарга ярамый, чөнки юл тар. Янәшәмдә утырган Алсудан “нәрсә булса да бир”, дип сорадым. Туйлар өчен алынган уенчык биш меңлекләр бар иде, Алсу шуны бирде. Моны кайбер журналистлар дөрес аңламаган. Аларга да эш, сүз кирәк булгандыр инде, шул арада язып та чыкканнар. Биш меңлек белән канлы борын сөртеп утырырга ул кадәр юләр түгел бит инде без. Кешенең шуңа ышануына шаккатык. Ул кадәр дәрәҗәдә баемадык әле. “Нормальный” кешеләр кебек, без дә кредитта яшибез. Бездән көнләшеп яшәгән кешеләргә эләктереп алырга яхшы булды инде бу”, - дип сөйләде Азат Фазлыев Интертатка.

Теги: Азат Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Борыннан кан китуне вакытында дэваларга кирэк, дуслар! Балан суы эчэргэ, балан бэлеше ашарга кинэш итэм. Хич югы табиплар белэн кинэшегез, тик алар кушкан даруларны кулланмагыз. Исэн-имин булыгыз!

    Хәзер укыйлар