Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

“Артур-Марат” дуэты таркала: һәр нәрсәнең үз вакыты (Эксклюзив)

Казанда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертлары бара. Әлеге тамашаларда “Артур-Марат” дуэтының солисты Марат Галимов та чыгыш ясады.

Казанда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертлары бара. Әлеге тамашаларда “Артур-Марат” дуэтының солисты Марат Галимов та чыгыш ясады. Фирдүс тамашачыларга аны: “Марат озак еллар “Казан егетләре” төркемендә җырлаган иде. Аннан соң “Артур-Марат” дуэты буларак эшләделәр. Хәзер егетләр аерым җырлый”, – дип тәкъдим итте.
Соңыннан Фирдүс безгә: “Марат бер сезон үземдә эшләячәк. Талантлы егет. Ә талант өйдә ятарга тиеш түгел”, – диде.
Без әлеге мәгълүматның ни дәрәҗәдә дөрес булуын сорап, Маратның үзенә мөрәҗәгать иттек.
– Әйе, әлегә Фирдүс белән эшлим. Артур да, мин дә аерым җырлар яздыра башладык, чөнки дуэт буларак чыгыш ясаулар кимеде. Артурның рәсми эше белән бәйле бу. Әлегә дуэт буларак таркалдык дип әйтә алмыйм, әмма эшләр шуңа таба бара, – диде ул.
Марат белән сөйләшкәннән соң, Артур Мингазовка да шалтыратырга булдык. Ул исә безгә дуэтның таркалуын тәгаен раслады.
– Мин сезгә рәсми рәвештә дуэтның таркалуы турында җиткерәм, – диде Артур. – Без хәзер Марат белән бергә чыгыш ясамаячакбыз. Һәрберебез үз юлы белән китте. Мине инде үз җырларым белән төрле чараларга чакыра башладылар. Хәзерге вакытта үземнең концерт альбомын язып бетерәм. Монда 17 җырым керәчәк. Һәм, Алла боерса, киләчәктә сольный концертымны кую теләгем бар. Сәхнәне ташламыйм, чыгышларымны шулай ук дәвам итәчәкмен.
– Дуэт таркалуның сәбәбе нидә соң, Артур?
– Беренчедән, минем күп вакытым “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә уза. (Артур әлеге үзәкне җитәкли – авт.) Шунлыктан Марат белән бергә концертларга чыгу авырлашты. Икенчедән, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Соңгы вакытта җырлар дуэтка язылмый, темалар табып булмый башлады. Шуңа күрә, дуэт буларак, иҗат итүдән туктарга булдык.
– Марат белән нинди мөнәсәбәттә калдыгыз?
– Дустанә мөнәсәбәттә калдык, әлбәттә. Алга таба да аралашуыбызны дәвам итәчәкбез.
“Артур-Марат” дуэты таркала ахры, дигән сүзләр “Татар җыры” концерты вакытында да чыккан иде. Ул чагында Марат сәхнәдән: “Без аерым проектлар буларак та чыгыш ясый башлаячакбыз”, – диде. Тик ул вакытта егетләр “дуэт таркалмый” дигәннәр иде.
– Ул чагында нинди зур, дәрәҗәле концерт вакытында Маратның бөтен залга шулай дип әйтүе миңа бер дә ошамады, – диде Артур ул вакыт турында. – Без бит үзешчәннәр түгел. Эстрадада 22 ел иҗат итәбез. Аның 17 елы “Казан егетләре” төркемендә узды. Биш елга якын “Артур-Марат” дуэты буларак эшләдек. Маратның әлеге сүзләреннән соң: “Аерылсак, дөресрәк булыр”, – дигән уй килде.            
 

Теги: Артур-Марат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар