Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Артистлар бәйрәмгә бүләк алу турында: “Бүләк түгел, игътибар кирәк”

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, эстрада җырчыларыннан бүләкләр турында сораштык.  

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, эстрада җырчыларыннан бүләкләр турында сораштык.  

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров 

23 февральгә иң истә калган бүләк? : Бернинди дә бүләк истә калмаган. Бәлки, алар бик гади булгандыр.   

Икенче ярыгыздан бүләк көтәсезме? : Юк, көтмим. Миңа калса, ир-атның хатын-кыздан бүләк көтеп утыруы бик үк дөрес эш түгел. 

Нинди бүләк алырга телисез? : Бу сорауга алдагы җавабымнан аңлашыла торгандыр. Юк зур бүләк – хатыныңның игътибары.    

Ә ниндине алырга теләмәс идегез? : Бу турыда уйлаганым да юк. 

 

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев 

23 февральгә иң истә калган бүләк? : Һәркайсы да истә. Зурысы да, кечесе дә кадерле һәм якын 

Икенче ярыгыздан бүләк көтәсезме? Мин җимешемнән бүләк көтмим. Ул миңа үзе зур бүләк. Исән-сау булса, һәрвакыт елмаеп торса – минем өчен менә шушы мөһим.  

Нинди бүләк алырга телисез? : Кешеләрнең күңелләренә җырларым барып ирешсә, эшләгән эшләремә рәхмәт сүзләре ишетсәм, иң зур бүләк шул була.  

Ә ниндине алырга теләмәс идегез? : Чын күңелдән бирелгән бер генә бүләкне дә кабул итәргә теләмәс идем. Ул күләменә карамыйча, чын күңелдән бирелсен иде.  

 

Мөнир Рахмаев  

23 февральгә иң истә калган бүләк? : Мәктәптә укыганда сыйныфташ кызларыбыз егетләргә тельняшка бүләк иткәннәр иде. Иң истә калган бүләк шул булды.  

Икенче ярыгыздан бүләк көтәсезме?: Гадәттә, нәрсә дә булса ала алмаган бүләкне сорыйлар, көтәләрдер инде ул. Минем бөтен әйбер дә бар, Аллага шөкер.  

Нинди бүләк алырга телисез? : Быел да иптәшемә: “Бернинди оригиналь бүләк эзләмә, кирәкле әйбер ал. Мәсәлән, кырынгыч өчен махсус җиһаз (насадка)”,  - дидем. Гомумән, кирәкле бүләкләр биргәннәрен яратам.  

Ә ниндине алырга теләмәс идегез? : Кирәк булмаган чүп-чар биргәнне теләмим. Ә болай барысы да бар: ноские да, чалбар эченнән кия торган ыштан да, майка да. Артыгы кирәкми дә.  

Илназ Сафиуллин

 

23 февральгә иң истә калган бүләк? Бүләкләрнең төрлесен алырга туры килде, аерым гына әйтә дә алмам. Шулай да иптәшем белән очрашып йөргәндә безнең фотосурәтебез төшерелгән мендәр бүләк иткәне истә калган Айгөлнең.  

Икенче ярыгыздан бүләк көтәсезме? Без, ир-атлар, бүләкләр өмет итеп яшәмибез. Безгә игътибар да җитә. 

Нинди бүләк алырга телисез? Шулай да бирә калса, мин һәрвакыт кирәкле бүләк алу ягындамын. Ничек кенә баналь яңгырамасын, сыйфатлы эчке кием, носки, кырынгыч – иң кирәкле, куллана торган әйберләр исемлегендә. Һәм болар ихластан бирелсен иде.   

Ә ниндине алырга теләмәс идегез? “Галочка” өчен генә бирелгән бүләкләр алырга теләмәс идем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар