Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Әлфия Авзалова исемендәге III халыкара фестивальгә нәтиҗәләр ясалды

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова сер итеп кенә бәйге нәтиҗәләре белән бүлеште, хәтта Гран-при иясенең бу юлы икәү булуын әйтте. 23 октябрь көнне М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак Гала–концертта җиңүчеләрнең исеме игълан ителәчәк.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, җырчы Әлфия Авзалованың 90 еллыгы уңаеннан быел аның исемендәге III халыкара фестиваль узды. Нәтиҗәләр ясалган, җиңүчеләр билгеле. Әлфия апаның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова сер итеп кенә бәйге нәтиҗәләре белән бүлеште, хәтта Гран-при иясенең бу юлы икәү булуын әйтте. 23 октябрь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак Гала–концертта җиңүчеләрнең исеме игълан ителәчәк.


– Фестивальнең диапазоны быел тагын да артты. 600 дән артык гариза кабул иттек. Бию номинациясе буенча Италиядән, Америкадан да катнашучылар булды. Жюри аеруча җитди булды бу фестиваль вакытында. Барлыгы унбер кеше бәяләде.

Катнашучыларны яшь буенча бүлдек. Кызыклы артистлар, яшь талантлар ачтык, – диде Зөлфия ханым.
Зөлфия Нигъмәтҗанованың әнисе исемен таныту, мәңгеләштерү юнәлешендәге эшчәнлеген Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова да ассызыклап узды: 
Әлфия Авзалованың иҗатын барлау, өйрәнү, саклау – безнең бурычыбыз.  Без бу чараларга төрле яклап, шул исәптән, матди яктан да ярдәм итәбез. Әлфия Авзалованың юбилей елы уңаеннан уздырыла торган чараларны декабрь аенда фәнни конференция белән йомгакларга планлаштырабыз.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, әлеге бәйге мәшһүр шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерүдә зур роль уйный. «Фестивальнең үзенчәлеге дә шунда – анда профессиональ артистлар, җырчылар гына түгел, авылларда, районнарда яшәүче яшь, сәләтле егет-кызларыбыз да катнаша, үзләрен сынап карый. Бик зур мөмкинлек бу!» – диде Дамир Данил улы. 

Фестивальдә җиңүчеләргә акчалата премия биреләчәк. Күләмен әйтергә теләмәсәләр дә, катнашучылар бик рәхмәтле булды, ди Зөлфия ханым. 
Гала-концертта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясаячак. «Әлфия апаның соңгы юбилей концертында катнашу бәхетенә ирештем. Бу концертта да рәхәтләнеп катнашам. Әлфия апаның җырлары – халкыбызның бик зур байлыгы, мирасы. Ул эшләгән шартларда эшләүне безгә хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Беркайчан зарланмаган ул! Аралашырга, кызганыч, мөмкинчелек булмады. Шулай да, аның юмор хисен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Татар сәнгатендә үзенчәлекле, зур, халыкчан эз калдырган бөек артистыбыз ул», – диде җырчы. 

Җырчы Алия Карачурина репертуарында Әлфия Авзалова җырларының аерым урын алып торуын ассызыклады: «Кичке уен» җырын бик яратып башкарам! Дөресен генә әйткәндә, җырны Әлфия апа башкарганын белмәгән идем дә. Аның тавышы бик үзгә, икенче төрле яңгырый әлеге җырда. Видеоархивны күреп гаҗәпләндем. Мондый фестивальләр җырчылар өчен бик мөһим. Имтихан тотуга тиң дип әйтер идем. Дәрәҗәле жюри алдында чыгыш ясап, тагын да үсәргә мөмкинлек бирә мондый бәйгеләр. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырларын яшьләр җырламасын, бозмасын, алар шул килеш сакланырга тиеш дип санаучылар да бар. Әмма мин килешмим. Мондый җырларны һәр җырчы да башкара алмый. Без аларны яшь буынга җиткерергә, бу җырларны яшәтергә, ишеттерергә тиеш. Безнең бурыч та әле бу».

Шулай ук Ришат Төхвәтуллин җырларның авторлык хокукларына бәйле проблемалар белән бүлеште. «Быелгы репертуарга Әлфия апаның бер җырын кертмәкче идек. Әмма җыр хокуклары авторының балаларына күчкән. Җырлар өчен рөхсәт кирәк. Ә алар өчен салым түләү безнең өчен зур чыгымнарга җыела. Елга 150 ләп концерт бирәбез, һәрберсендә бу җырны җырлаган өчен салым түләү авырга туры килә. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар безнең халкыбызның кабатланмас мирасы, йөзек кашы.  Мондый җырларга башка төрле мөнәсәбәт булсын иде», – диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар