Логотип
Яңалыклар

Зур кибетләр тиздән ачылырга мөмкин

​​​​​​​Коронавирус чире таралу белән бәйле тыюлар кайчан бетерелә, маска-перчаткаларны тиздән салачакбызмы, зур кибетләр кайчан ачылачак – бу һәм башка сорауларга бүген Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җавап бирде.

Коронавирус чире таралу белән бәйле тыюлар кайчан бетерелә, маска-перчаткаларны тиздән салачакбызмы, зур кибетләр кайчан ачылачак – бу һәм башка сорауларга бүген Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җавап бирде.

Әлегә Татарстанда тыюларны йомшартуның беренче дулкыны бара. Бу – коронавирус инфекциясен йоктыручыларның кимүгә таба баруы белән бәйле. Бүген, мәсәлән, 63 кешегә шушы диагноз куелган. Әлеге сан узган атна белән чагыштырганда, шактый ким. Узган атнада вирусны 555 кеше йоктырган булган. Тыюларны йомшартуның икенче дулкыны турында сүз алып бару өчен, инфекциянең таралу күрсәткече 0,8 дән артмаска тиеш (бер тәүлектә инфекция йоктыручылар саны 60–70 кешедән артмаган очрак). Әлегә бу сан – 0,9. «Бу безнең барыбыздан да тора. Җәмәгать урыннарында, эштә саклык чараларын күрсәк, без бу күрсәткечкә якын араларда ирешәчәкбез. Аралашуны мөмкин кадәр чикләп, өй–эш маршрутын саклау – барыбыз өчен дә бердәм кагыйдә», – диде җитәкче.

Марина Александровна әйтүенчә, белгечләр көннәр җылынуын көтә. «Көндез температура 20 градус булып, төннәр салкынча торса, җәмәгать урыннарында чирне йоктыру ихтималы шактый кими», – диде ул.

Журналистлар арасында чирне лифтларда йоктыру куркыныч дип сорау бирүчеләр булды. «Әгәр дә авыру билгеләре күренеп торган кеше лифтта берничә төркем кешеләр белән берничә тапкыр аска-өскә менеп-төшеп йөрсә, әле берәр этажда лифт белән туктап та калсалар, билгеле, андый куркыныч бар. Әмма авыручы кеше лифтта ялгызы гына менеп-төшсә, башкаларга бу куркыныч янамый. Чөнки вирус һава-тамчы юлы белән йога». Моннан алда Чаллыда бер йортның бер подъездында яшәүче өч гаиләдә коронавирус табылуы һәм чир чыганагының лифт булу ихтималы әйтелгән иде.

Ә менә маска-перчатка режимы тыюларны йомшартуның һәр өч этабында да сакланачак. Перчаткалар киеп йөрү мәҗбүриятен, бәлки, иртәрәк тә бетерерләр. Без әлегә йомшартуларның беренче этабында гына. Икенче этабы кабул ителсә, әлегәчә ябык оешмалар да ачылачак. Ә менә массачыл чаралар һәр өч этапны узганнан соң гына мөмкин.


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар