Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгуль булып теркәлеп эшләүнең плюслары һәм минуслары

Үзмәшгуль булып теркәлеп эшләүнең уңай һәм тискәре якларын барлыйбыз.

Әйдәгез, үзмәшгуль булып теркәлүнең башта уңай якларын барлыйк әле. 

Беренчедән, үзмәшгуль булып теркәлү процессы бик гади. Моның өчен салым органына барып йөрисе юк, үзмәшгуль буларак «Мой налог» кушымтасы аша интернеттан гына да теркәлергә мөмкин.

Икенчедән, үзмәшгуль буларак теркәлеп эшләгәндә бернинди декларация тутырырга, хисапчы ялларга, касса аппараты тотарга кирәкми.

2029 елга кадәр салым суммасы үзгәрешсез кала.

Эшләми торган вакытта салым түлисе юк.

Үз товарларыңа интернет челтәрендә ачыктан-ачык реклама ясарга була.

Күрсәтелгән хезмәт яки сатылган товарга чек алгач, клиентлар өчен дә ышанычлырак.

Эксперименттан күренгәнчә, үзмәшгульлек буенча әлегә ачыклап бетерәсе берничә момент та юк түгел.

Физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү бәяләре төрле булганлыктан, кайбер банклар гражданнарга хосусый счетларын эшмәкәрлек өчен файдалануны тыярга мөмкиннәр.

Физик затның хосусый картасына әледән-әле акча күчерелү банкларга шикле булып тоелу ихтималы бар. Мондый очракта банклар хосусый исәп-хисап счетын ябып та куярга хокуклы. Мондый күңелсезлек булмасын өчен, банкны үзмәшгуль булып эшли башлавыгыз хакында кисәтегез.

Бүген гамәлдә булган башка салым режимнары белән әлегесен чагыштырсак, үзмәшгуль буларак теркәлеп эшләүче кешене пенсия мәсьәләсе дә кызыксындырачак. Чөнки үзмәшгульләр түли торган салым режимы пенсия фондына мәҗбүри кертемнәрне күздә тотмый. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнү һәм һөнәри керем алу – икесе ике төрле әйбер. Ә Пенсия фондына мәҗбүри кертемнең плюсмы яки минусмы булуын һәркем үзе хәл итә.

Керемгә салым салынгач, күрсәтелгән хезмәт, сатылган товарның бәясе арту ихтималы да калкып чыга. Ләкин физик затлар белән эш иткәндә әлеге салымның күләме табыштан – 4 процент, юридик затлар белән эш иткәндә 6 процент, һәм әлеге салым суммасын бәягә өстәгәндә дә, клиентлар өчен ул әллә ни сизелерлек түгел. Көндәшлек шартларында үзмәшгульләргә бәя сәясәтен бик уйлап эш итәргә туры килә.


 

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар