Логотип
Яңалыклар

«Зөләйха күзләрен ача» әсәре Италиянең Джузеппе Томаси ди Лампедуза премиясе лауреаты булган

"Зөләйха күзләрен ача" романы, әлеге роман буенча төшерелгән сигез серияле фильм тамашачылар арасында зур дулкынлану уяткан иде...

 

"Зөләйха күзләрен ача" романы, әлеге роман буенча төшерелгән сигез серияле фильм тамашачылар арасында зур дулкынлану уяткан иде.  Бу тарихны, әсәрдә сурәтләнгән татар хатыны тормышын хуплаучылар да, кабул итәргә теләмәүчеләр дә бар. Бәхәсләр әле дә дәвам итә...


 «Зөләйха күзләрен ача» романын инде күп илләрдә беләләр. 2016 елда ук ул 16 телгә тәрҗемә ителәчәк дигән хәбәр булган иде. Язучының рәсми аккаунтында  яңа шатлыклы хәбәр дөнья курде: «Зөләйха күзләрен ача» романы Италиянең Джузеппе Томаси ди Лампедуза премиясе лауреаты булган. 
Джузеппе Томаси ди Лампедуза премиясе 2003 елдан башлап, Италиядә басылып чыккан халыкара авторларга тапшырыла. Төп тема — тынычлык һәм халыклар дуслыгының әдәбиятта чагылышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар