Логотип
Яңалыклар

«Үзеңә юл»

«Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексының Адмирал залында 2019 елның 18 октябрендә башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглар өчен Алина Нәбиуллина тарафыннан оештырылган «Үзеңә юл» форумы узды.

«Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексының Адмирал залында 2019 елның 18 октябрендә башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглар өчен Алина Нәбиуллина тарафыннан оештырылган «Үзеңә юл» форумы узды.

 

Кыз бала хуҗалык эшләрен кайгыртып йөргәндә фәрештәләр канатлары белән аңа булыша, дигән гыйбарә бар.

 

Алина Нәбиуллина һәм аның тарафыннан әзерләнгән программа «Үзеңә юл» форумының саклаучы фәрештәсе булды дисәк тә ярый.

 

Тизлек һәм интернет заманы бездән профессионализм гына түгел, ә бәлки эчке гармония дә таләп итә, зифа һәм матур булу гына җитми, профессиональ эшчәнлек белән генә чикләнмичә, акыллы хуҗабикә, эрудицияле, белемле хатын-кыз булу да сорала. Чакырылган спикерлар нәкъ менә шул хакта – үз өстеңдә җитди эшләү турында сөйләделәр.

 

Бөтен заманнарда да хатын-кызны зирәк акылы, белеме, ирләр һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне җайлый белүе һәм, әлбәттә, матурлыгы өчен югары бәяләгәннәр.

 

Форумның идеясе һәм философиясе иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм энтуазистлар өчен генә түгел. Үзеңә һәм әйләнә-тирәңдәгеләргә хөрмәт һәм ярату булганда гына киләчәккә ышаныч белән карый аласың.

 

Оештыручылар катнашучылар өчен төрле бәйгеләр, психология һәм шәхес үсеше өлкәсендә эшләүче профессионаллар белән очрашулар гына әзерләп калмады, бик бай мәдәни программа белән дә җәлеп итте. Хатын-кызлар һинд философиясе һәм музыкасы дөньясына кереп чумды, «Ривьера» комплексын карап йөрде, мода яңалыклары белән танышты.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар