Логотип
Яңалыклар

Заводлар кирәк, ләкин алар заманча булсын

Бүген Россия Президенты Владимир Путин уздырган зур матбугат конференциясендә чүп эшкәртү заводлары турында да сорау булды. «Алар төзелергә тиеш», – диде ил башлыгы.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин уздырган зур матбугат конференциясендә бер журналист чүп эшкәртү заводлары турында сорау биргән иде. «Алар төзелергә тиеш. Эшкәртүче предприятиеләр санын арттырырга кирәк. Кешеләргә моның нинди предприятие икәнлеген, аның ничек эшләячәген, нинди зыяны булуын һәм әле әйләнә-тирәгә зыян саламы, шушы предприятиеләр янәшәсендә яшәүчеләргә проблемалар тудырмыймы икәнен аңлатырга кирәк», – дип җавап бирде ил башлыгы.

Әйләнә-тирәгә зыян китерү ихтималын минимумга калдыру өчен, мондый предприятиеләрне фәкать иң заманча технологияләр буенча гына төзү мөмкин икәнлеген ассызыклады ул. Мисалга Япония башкаласы уртасында төзелгән заводны атады.

«Дөньяның эре мегаполисларында, әйтик Токиода, чүпне эшкәртүче предприятиеләр шәһәрдә үк урнашкан. Төтене дә чыкмый, моветоным өчен гафу итегез, сасы исе дә юк, кешеләрнең дә тормышына комачауламыйлар, экологияне дә бозмыйлар. Әгәр дә иң яңа технологияләрне куллансак, ә без нәкъ шулай эшләргә җыенабыз да, бернинди проблема килеп чыгарга тиеш түгел», – диде Путин.

Аның сүзләренчә, Россиядә чүп-чар реформасына старт бирелде. Чүпне юк итү буенче федераль оператор һәм төбәкләрдә 200 оператор булдырылган, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы эшләнгән. Проблеманы хәл итүне башкача кичектереп булмый.

Илебездә елына 70 млн тонна көнкүреш калдыклары барлыкка килә икән. Аларны эшкәртү тармагы Советлар Союзында да, аннан соңгы Россиядә дә әлегәчә юк иде. Президент фикеренчә, халык белән чүп-чар хакында сөйләшүне көйләргә кирәк. Безгә әле моның өстендә эшлисе күп. «Нәрсә җитми? Миңа калса, халык белән турыдан-туры сөйләшү. Нәрсәнең ничек эшләячәген, кайда эшкәртеләчәген, әлеге калдыкларның әлегә кайда күмеләсен күрсәтергә кирәк», – диде Президент Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар