Логотип
Яңалыклар

Затлы концерт

Ял көнендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар Залына концертка чакырганнар иде. Атаклы опера җырчысы Альбина Шаһиморатованың әтисе, һәвәскәр композитор Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан хәйрия концерты, диделәр. Дуслар белән җыелып бардык һәм рәхәт бер дулкында тибрәлеп, талантлы яшь җырчыларыбызга сокланып кайттык. Дирижер Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры... Айгөл Хәйри, Алинә Шәрипҗанова, Лилиана Газизова, Эльза һәм Артур Исламовлар (алар Альбина Шаһиморатова шәкертләре дә әле!), Айдар Гыйльметдинов, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Ярамир Низаметдинов, Фердинанд Сәлахов, Мөнир Якупов кебек затлы җырчылар... Җылылык, наз, яшьлек бөркелеп торган җырлар, романс, вальс ритмында яңгырап, күңелләрне иркәләде. Әнвәр Шаһиморатов үз җырларын  Фәннур Сафин, Рафис Корбан, Шәмсия Җиһангирова, Гөлшат Зәйнашева, Галимҗан Гыйльманов, Гарифҗан Мөхәммәтшин кебек шагыйрьләр белән дуслыкта иҗат иткән. Яшәү яме, мәхәббәт, туган җирне ярату турындагы җырларны тамашачылар алкышларга күмде. Концерт программасы зыялылыгы, затлылыгы, зәвыгы белән аерылып торды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар