Җырлы-моңлы Лангепаслылар татар моңнарын яңгыратты

ХМАО-Югра төбәге Лангепас шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Сирен Гомәр улы Хәбибуллин җитәкчелегендәге "Якташлар" ансамбленең тәүге концерты Лангепаслыларның чыннан да мәдәниятлы, сәнгатьле булуын тагын бер кат раслады. Аларның бу ансамбльләренең оешуына да 20 елдан артык вакыт үткән. Себер төбәгенең кайсы шәһәрендә генә чыгыш ясамадылар алар. Милли бәйрәмнәр дисеңме, фестиваль- концертлар дисеңме, кайда да аларны күреп рәхәтләнеп аралашып, бәхет- шатлыкларны уртаклашып, кайгы-хәсрәтләрне бүлешеп ачыктан-ачык серләшеп утыру үзе күңелгә рәхәтлек, җанга дәва бирә. Хәр концерт программасын режиссёр Роза ханым Низамова төптән уйлап, тирәнтен фикер белән сәхнәләштерә.

- Әлбәттә, исем өчен генә беркайчан да әзерләнгәнебез булмады, җисеме булсын дип тырышлык куела, - ди Роза ханым. Сүз дә юк, биредә халык белән эшләүгә, талантлы яшьләрне барлауга, йолаларны саклау юнәлешендә күп көч куелуы күренеп тора. Әлбәттә, болар барысы да милләттәшләребезнең тынгысыз хезмәтләре бәрабәренә ирешелә. Бәйрәм бик матур оештырылган иде. Моны концертка килүче халыкның милләттәшләребезнең озак еллар бер өлкәдә бер җан, бер тән булып хезмәт куюларына рәхмәт сүзен аягүрә басып алкышлауларыннан күрергә була. Шунысын азсызыклап үтәргә кирәк әлеге концертта Ханты-Ман­си автономияле округында Татарстан Респуб­ликасының сәүдә-икътисад вәкилеге йөген тартучы, ягъни җитәкчесе, Булат Мәүлит улы Бәдретдинов Татарстан республикабыздан килгән рәхмәт хатын, мактау кәгазьләрен тапшырды, "Якташлар" ансамбленең җитәкчесе Сирен Гомәр улы Хәбибуллинны гомер бәйрәме, юбилее белән котлады. Шулай ук, юбилярны " НЕФТЯНИК " мәдәният сарае директоры Виктор Иванович Рябовол, ХМАО-Югра Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Нефтеюганск шәһәре "Юрүзән" татар-башкорт оешмасы рәисе Муратшина Зөлфия, тагын бик күп кунаклар әлеге истәлекле көн белән котлады, бүләкләр таратты. Милләттәшләребезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телик!

Фотограф #Исхакова Р.Ш

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 20 сентябрь 2020 - 08:41
    Без имени
    Покачидан шэхэреннэн курешелэр "Туган Як" ансамбле дэ катнашты
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10114
    5
    129
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    5922
    1
    82
  • 7126
    2
    51
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8143
    1
    46
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 19 сентябрь 2020 - 07:50
    Без имени
    Минем курше авылга к лен булып тошкэн апам нэк шушындый тормыш а гомер кичерде, кайнэсе эгэр балалар га берэр кием алса апам барында мичкэ ата иде дип сойли, бер вакыт малае на бурек алып кайткан идём кулымнан тартып алдыда янып торган мичкэ а ты ди, ике каен сенелсе бар иде эти _энисе урынга калгач пинсэлэрен алдылар, э кайтып та алып китеп тэ карамадылар алар вафат инде хэзер, э апамны хэзер бик авыр чир бэреп екты шулай бер рэхэт курмэде язсан язып бетерэ торган тугел роман язырлык анын тормыш, аллам андый тормыш ны бер кемгэ дэ курсэтмэсен
    Инде минем чират...
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
    Син минем балам!
  • 18 сентябрь 2020 - 14:00
    Без имени
    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.
    Бала хакы
  • 18 сентябрь 2020 - 14:47
    Без имени
    Шуннан ни булды?
    Яңгыр 
  • 18 сентябрь 2020 - 15:05
    Без имени
    Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
    Фотолар дәвалый? 
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...