Логотип
Яңалыклар

«Әйдә ТНВга»

 Алар әле урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат та алмаган, ә үзләре инде студентлар...

Киләчәк турында алдан кайгыртырга күнеккән профессионаллар шулай эшли икән ул. Бүгенге вазгыятьтә, шушы мәлдә туган телебезне саклап калу өчен мөнбәрләрдән сөйләү генә җитми шул.  «Татарстан – Яңа гасыр»  телерадиокомпаниясенең  генераль директоры Илшат Әминов кыска гына арада үткәрелгән «Әйдә ТНВга» республика бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иткәндә, тирән белемле, һәр яктан әзерлекле журналистлар әзерләүнең мондый юлларын да сынап карауларына куанып та, журналистикада укуны  бары түләүле итү уңаеннан килеп чыккан проблемалар турында уйланып, борчылып та утырдым.

Әлеге бәйге дә тиктомалдан булмады. Беренчедән, ул журналист булырга теләгән, ихлас теләгән, һәм инде бу катлаулы өлкәдә үзләрен күрсәтергә өлгергән кыз һәм егетләргә юл ачса, икенчедән, телевидение дә отышта калмый. Ул үзенә шул рәвешле кадрлар әзерли.

– Бу бәйге татар журналистикасын үстерү максатында оештырылды. Әйе, ул озак бармады. Әмма лаеклыларны барлау өчен аның шунысы да бик җитте, – диде Илшат Әминов, бәйгегә йомгак ясап. – Телевидение – үзе бер дөнья. Тапшыруларны алып баруны әйтмим дә инде, камера белән ничек эшләргә, микрофонны ничек тотарга... Барысына да өйрәнергә кирәк бит. Бәйге берничә этапта үтте. 41 эш кабул ителде. Беренче этапта конкурсантлар татар телендә эссе яздылар. Икенче турда нибарысы 27 кеше калды. Ике тур нәтиҗәләре буенча алты кеше ярымфиналга чыкты. Видеоматериаллар, селфи әзерләү, инде килеп, ТНВның башкарма директоры Айрат Сибагатуллин, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сепперов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов кебек танылган танылган шәхесләр белән әңгәмә оештыру... куелган таләпләрнең барысы да үтәлде.     

Ниһаять, «Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыятенең журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә (КФУ) уку өчен грант откан өч кешенең исеме аталды. Менә алар: Алия Сабирова (Арча районы), Сиринә Сахапова (Лениногорск шәһәре), Инзилә Хөсәенова (Азнакай районы). Барысы да кызлар. Журналистикада ир-егетләр болай да аз анысы. Кызлар, әле дәүләт имтиханнарын тапшырмаган килеш студент булдылар, бушлай уку бәхетенә ирештеләр. Укулар биредә түләүле хәзер. Кызлар өчен акчаны «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе түләячәк. «Сез әйбәт укырга тиеш, начар укысагыз, акчаны кире кайтарачаксыз», – дип шаяртып та алды Илшат Әминов. ТНВ студентлары редакция белән даими элемтәдә торырга, бер сүз белән әйткәндә, укырга да, эшләргә дә өлгерергә тиешләр! Бәйгенең шарты шундый иде бит: «Яңа гасыр» республика каналында эшләү өчен квалификацияле милли кадрлар әзерләү!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар