Логотип
Яңалыклар

Язылучылар бүләк отты! 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең матбугатка язылучылар арасында төрле зур бүләкләр уйнатуы матур бер гадәткә әверелде. Быелгы бәйгедә катнашу өчен «Татмедиа»нең кимендә өч басмасына язылырга кирәк иде. Акциядә катнашу өчен Татарстанның 41 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән барлыгы 208 гариза килгән. 

Бүген «Язылган өчен смартфон!» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Матбугатка язылучылар арасында 10 юрган һәм 5 смартфон уйнатылды. 

«Интернет, социаль челтәрләрнең актив үсешенә карамастан, газета-журналларга язылучы кешеләр булуы сөендерә. Укырга яратучы, матбугат килүен көтүче кешеләр булуы – безнең өчен шатлык. Акция алга таба дәвам итәр дип уйлыйм», – диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. 

Йон юрган отучылар: 

 Мансур Кильдеев (Казан) 

 Наилә Латыйпова (Нурлат) 

Гөлшат Насретдинова (Апас) 

Фәнис Сабирҗанов (Балтач) 

Сиринә Галиева (Азнакай) 

Фәүзия Фатыйхова ( Менделеевск) 

Рәмзия Рәхимова (Арча) 

Зөлфирә Галиева (Нурлат) 

Венера Зыятдинова (Кама Тамагы) 

Гөлнисә Шәрипова (Балтач). 

Смартфон отучылар: 

 Гөлсинә Галиуллина – Әлки районы (аны даими язылучы, катнашучы дип игълан иттеләр). 

Раилә Шәвәлиева – Апас районы 

 Эльвина Иванова – Балтач районы (шулай ук даими катнашучы булуы әйтелде) 

Фәнзилә Шәйхетдинова – Актаныш районы 

Розалия Мөхәммәдиева – Саба районы. 

«Чаян» журналыннан махсус бүләк– электр чәйнеге Әлки районында яшәүче Виктор Толстовка эләкте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар