Логотип
Яңалыклар

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхи турында китап яза

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхи турында китап язачак. Бу хакта ул 4 ноябрь көнне Мәскәүнең “Космос” концертлар залында халык җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһированы искә алу кичәсендә "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

“Казан утлары” журналында эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева Мәскәүгә материал туплау, җырчы турындагы хатирәләрне җыю өчен килгәнен әйтте. “Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап тора. Күптән түгел Хәниянең туган ягында да булып кайттык. Кая гына барсак та, Габделхай абый шундый оста итеп оештыра. Аны белгән кешеләрне бер ноктага җыя. Мәскәүдә дә шул ук хәл. Күзгә-күз карап очрашу, сөйләшү күп материал бирә. Китапта Хәнияне җырчы буларак кына түгел, якты бер хатын-кыз буларак күрсәтәсем килә. Үзем моннан берничә ел элек аның белән әңгәмә барышында, җырчының гадилегенә, яктылыгына, аннан агылган нурга шаккатып кайткан идем. Инде күпме кеше белән аралаштым, барысы да аның шушы сыйфатын алга куя. Кояш кебек нур чәчеп торган җылы күңелле кеше булган Хәния. Китапны да аңа лаеклы итеп, сыйфатлы итеп эшлисе килә. Үземдә зур җаваплылык тоям”, - диде Айгөл Әхмәтгалиева. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/05/151697/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик әйбәт булыр. без бик шатбыз

    Хәзер укыйлар