Логотип
Яңалыклар

Яшьләр коррупциягә каршы!

Казанда 12 марттан 15 мартка кадәр яшьләрнең «PROкоррупцию ПРОсто» дип аталган I Бөтенроссия форумы уза.

Казанда 12 марттан 15 мартка кадәр яшьләрнең «PROкоррупцию ПРОсто» дип аталган I Бөтенроссия форумы уза.

Форумның программасында иҗтимагый оешмаларның коррупциягә каршы эшчәнлеге белән танышу, Россия Федерациясенең башка субъектларында уңышлы эш тәҗрибәләрен уртаклашу, яшьләрнең коррупциягә каршы проектларын тормышка ашырганда килеп чыккан проблемаларны уртага салып сөйләшүләр кебек чаралар каралган. Төбәкләрдә һәм Россия Федерациясе дәрәҗәсендә яшьләр арасында социаль лифтларны үстерүгә кагылышлы форсайт-сессия форумның иң кызыклы чараларының берсе булыр дип көтелә. Форум кысаларында Бөтенроссия «ProКадры» проеты җиңүчеләрен дә тәбрикләячәкләр.

Форумның тантаналы ачылышы 12 март көнне көндезге сәгать икедә Казан Федераль университетның Бутлеров урамындагы Экономика һәм финанс институтында (элеккеге Казан дәүләт финанс институты бинасы) узачак. Теләге булганнар катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар