Логотип
Яңалыклар

ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ – ЖУРНАЛИСТЛАР ДЕСАНТЫ

Менә, Яшел Үзәннән кайтышлый эшкә сугылдым да, тизрәк укучылар белән яңалыкларны бүлешергә ашыгам.

Менә, Яшел Үзәннән кайтышлый эшкә сугылдым да, тизрәк укучылар белән яңалыкларны бүлешергә ашыгам.

Яшел Үзәннең шәһәр китапханәсендә «Китап уку бәйрәме»ндә катнашып, китап сөючеләр, студентлар, мәктәп балалары белән бик җылы очрашу үткәреп кайттык. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмалары Татарстан китап нәшрияты белән берлектә республика районнарында укучылар белән очрашу чаралары үткәрә: китап-журналлар күргәзмәсе, китап сату сәүдәсе оештыра, халыкка язучылар, журналистлар белән якыннан аралашу мөмкинлеге тудыра. Бүген эстафета Яшел Үзәндә иде.

«Сөембикә», «Идел», «Шәһри Казан», «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Чаян», «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» мөхәррирләре һәм журналистлары чын мәгънәсендә десант булып төште бирегә. Язучылар Газинур Морат, Вахит Имамов, Гөлүсә Закирова, Фәнил Гыйләҗевләр... Журналистлар Радик Сабиров, Илназ Фазуллин, Гөлназ Ярмиевалар... Шигырьләр, җырлар яңгырады, гамьле чыгышлар уйландырды. Очрашуның бизәге – үзе җырчы, үзе юморист, шагыйрь һәм композитор, алыштыргысыз алып баручы Алмаз Хәмзин иде.

Китапханә хезмәткәрләре, «Яшел Үзән» газетасы журналистлары, «Йолдыз» вокал ансамбле җырчыларына да зур рәхмәт! Китап сөючеләр өчен чын бәйрәм ясады алар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар