Логотип
Яңалыклар

ЯРМИНКӘДӘ КУРЫКМЫЙЧА АЛ!

Бүген «Татар-информ» агентлыгында Татарстан Республикасы буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге Идарәсе хезмәткәрләре катнашында матбугат конференциясе узды. Бөтендөнья сыйфат атналыгы – ул кулланучылар өчен  товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлдерә торган вакыйга. Кулланучылар хокукларын саклау бүлеге башлыгы Әхмәтшина Ирина Яковлевна һәм Арсланова Розалия Мәхмүтовна әлеге чараның спикерлары булдылар. Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында сыйфатлы товарларны дөрес сайлый белү күнекмәләрен формалаштыруга зур игътибар бирелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә продуктларның сыйфаты югары профессиональ дәрәҗәдә тикшерелә. Ярминкәдә катнашкан һәр кешенең үз сата торган товарның сыйфаты турында белешмә кәгазе бар. Татарстан Республикасы буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге Идарәсе товарның сыйфаты һәм куркынычсызлыгына караган  сораулар буенча гражданнарга консультацияләр үткәрә.

Кулланучылар өчен оештырылган Консультация үзәге (843) 221-90-16 телефоны  буенча халыктан кайнар элемтә аша шалтыратулар кабул итә. 

Россия Кулланучылар күзәтчелеге Идарәсенең телефоны: 273-15-83
Дүшәмбе-чәршәмбе көннәрендә кабул итү 10-00 нан 17-00 гә кадәр;
җомга көнне : 10-00 нан 15-45 кә кадәр;
тәнәфес: 12-00 дән 12-45 кә кадәр

Россия Кулланучылар күзәтчелеге Идарәсе белгечләре халыкны кызыксындырган теләсә нинди сорауга да җавап бирергә әзер. 
                                                                                                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар