Логотип
Яңалыклар

Яңа елга кар явармы? 

Декабрьнең санаулы гына көннәре калды. Ә урамда һаман көз: кар да юк, салкыннар да кышкыча түгел. Пушкинның нәкъ «Евгений Онегин» поэмасындагыча: «Зимы ждала, ждала природа, / Снег выпал только в январе...» XIX гасырда да ХХI гасырдагы кебек булган икән диясе генә кала... 

  Казанда айлык һава температурасы 3 градуска җылырак. Россиянең Европа өлешендәге күпчелек районнарында шушы хәл күзәтелә икән. Чын кышның һаман килмәү сәбәбен журналистларга КФУның метеорология, климатологияһәм атмосфера экологиясе кафедрасы галимнәре Юрий Переведенцев һәм Тимур Әүхәдиев аңлатты. Моңа атмосфера циркуляциясе «гаепле» икән. Ягъни Төньяк Атлантикадан безнең территориягә күптөрле циклоннар системасында бертуктаусыз җылы һава массалары килеп тора икән. Ә бу тотрыксыз һава шартларын китереп чыгара – болытлы күк йөзе, көчле җил, температура һәм басым төшү, бозлавык... Кар 1 нче һәм 17 нче декабрьдә генә яуды. Ләкин шәһәрдәге җылы һава аркасында ул шундук эреп бетте. 1982 елда да җир 29 декабрьдә генә кар белән капланган иде. Быел да шуңа охшаш хәл күзәтелә. 29 ыннан 30 ына, 30 ыннан 31 енә һәм 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә кар явар дип фаразлыйлар. Уртача температура -10–13 тирәсендә тирбәлә. Гыйнварда да, февральдә дә җылы булачак. Шуңа күрә дә бездә хәзер Европа кышы дип әйтәләр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар