Логотип
Яңалыклар

​ЯҢА ЕЛГА – БУРЫЧЛАРСЫЗ!

Россия Федерациясеннән читкә чыгарга уйласаң, башта бурычларыңны түләп бетер, диләр. Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе  түләнмәгән налоглары, банк кредитлары, алиментлары булган гражданнарны, хәтта фатир өчен түләмәүчеләрне  Яңа ел алдыннан чит илгә чыгаруны чикли торган карар әзерләде. Әлеге карар ФСБ хезмәтенә җибәрелде. Гражданның фамилиясе шундук чик буе хезмәткәрләренең мәгълүматлар базасына килеп төшәчәк. Хокукларны чикли торган чаралар Россиянең барлык чик буе контоле пунктларында – Калиниградтан Владивостоккача –  гамәлдә. Күрелгән чаралар аркасында 3,5 миллиард сум түләтелде, 9627 чикләү алынды.

«Бәйрәм чорында гражданнарның да хәленә керергә тырышып, бурычлардан тизрәк котылуны тизләтергә тырышабыз, – ди Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Лабашева Эльвира Рәшит кызы. – Ләкин бурычларны  түләп 1-2 сәгать үтүгә үк чикләүләр алынмый әле. Бу метро турникеты түгел.  Карар чыгарганчы, пристав акчаларның депозитка тулысынча күчеп беткәнме-юкмы икәнен тикшерә әле – бу исә вакыт сорый. Шуңа күрә 26 – 30 декабрьдә Идарәнең барлык структур бүлекчәләрендә гражданнарны өстәмә кабул итү оештырыла.  Чит илгә очарга җыенган гражданнарга булышу йөзеннән, суд приставлары 28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр чорда «Казан» Халыкара аэропортында тәүлек буе эшли».

Болардан тыш, Идарәдә гражданнар өчен «кайнар элемтә» эшли. 221-38-98 телефоны буенча шалтыратып, кирәкле мәгълүматны алырга була. Күпме бурычың барлыгыг төрле юллар белән белеп була. Юл хәрәкәте буенча штрафлар турында – ГИБДД сайтыннан, түләнмәгән налоглар хакында налог хезмәте рәсми сайтыннан табарга мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар