Логотип
Яңалыклар

WorldSkills: «Узган ел өч укучым да финалга үтте»

Бу көннәрдә Казанда «Яшь профессионаллар» VI Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалына сайлап алу туры үтә. Шәһәр урамнарында яшел, зәңгәр, кызыл футболкалы кешеләрне күрсәгез, белегез – бу әлеге чемпионатта катнашучылар инде!

Яшел футболкалылар – катнашучылар, ә кызыллары волонтерлар булса, зәңгәр футболка кигәннәр – экспертлар. Төрле төбәкләрдән «Бизнес өчен программалы карарлар» компетенциясенә балаларны әзерләгән һәм Казанга алып килгән экспертлар белән сөйләшеп алдык. Катнашучылар алып килгән экспертларны ярымфинал ярышларына кермиләр, алар хәтта анда нинди бирем бирелгәнен дә белми. Коридорда гына җан атып тордылар.

«Нинди бирем бирелгәнен белмибез. Башка еллар белән чагыштырып кына әйтә алабыз: катнашучыларга билгеле бер оешмага нинди дә булса программа эшләү биреме бирелә. Шулай ук смартфон өчен мобиль кушымта да эшләргә тиеш булалар. Без азактан әзер программаны гына күрәбез, ләкин аның вак эше бик күп. Иркенләп утырып та булмый: программаны ясау өчен билгеле бер вакыт бирә, шул вакыт узганнан соң эшләр җыеп алына һәм булган кадәресенә бәя бирелә», – дип сөйләде Әстерхан өлкәсеннән килгән эксперт Юлия Андрианова.

Ул быел «Бизнес өчен программалы карарлар» компетенциясенә исәпләп чыгару көллиятендә укучы бер студентны әзерләп алып килгән. Узган ел өч компетенциягә өч бала әзерләгән булган. Өчесе дә Милли финалга үткәннәр. Шуңа күрә быел да өметләре зурдан. «Финалга үтсәк, Көньяк Сахалинга барачакбыз. Анда инде без дә эксперт буларак бәя бирү эшендә катнашачакбыз», – ди Юлия Андрианова.


Финалга сайлап алу туры 24 май көнне төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар