Логотип
Яңалыклар

​Венера Якупованы Болгариягә чакырдылар

Дагомыста «Вся Россия» журналистлар фестивале кысаларында «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы Венера Якупованың яңа китабын тәкъдим итү булды. «Путеводитель до Берлина. Удивительные истории о семейных реликвиях войны» китабы быел Җиңү көне алдыннан Татарстан журналистлар берлеге булышлыгы һәм ПАО «Таттелеком»ның финанс ярдәме белән «Маковский нәшрият йорты»нда 3500 данәдә басылып чыкты. 
Анда «Казанские ведомости» газетасы укучыларының Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекләре, сугыш реликвиеләре турындагы язмалар урын алган.  Ул истәлекле әйберләр гаиләләргә ничек килеп эләккән, ничек сакланган – барысы да бәйнә-бәйнә язылган. Гаҗәп кызыклы кешеләр, вакыйгалар, төрле детальләр...

Китапны тәкъдим итү чарасын Россия журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный ачып җибәрде. Венера Якупова газета акциясе барышында табылган уникаль әйберләр турында сөйләде. Россия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов: «Татарстан, аның кешеләре гаилә традицияләрен һәм ядкарьләрен саклый белүләре белән сокландыра», – дип сөйләде. Надежда Ажгихина, Алексей Симонов чыгышларында да китап турында җылы фикерләр яңгырады.

Болгария Журналистлар берлеге рәисе Снежана Тодорова китапны тәкъдим итүне үз илләрендә дә оештырырга кирәк дип тапты һәм Венера Якупованы Болгариягә чакырды. «Казанские ведомости» газетасы баш редакторы проектны дәвам итәргә җыенуын әйтте, коллегаларын кызыклы истәлекләр белән бүлешергә чакырды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар