Логотип
Яңалыклар

Ураза гаетенең ничек узасы билгеле булды

Татарстанда Ураза гаете live-форматта узачак. Бәйрәм вәгазенә теләгән һәркем «ТНВ», Диния нәзарәтенең официаль сайты, «Хозур ТВ»ның YouTube каналы аша кушыла ала. Бу турыда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Бәйрәм намазының мондый форматта узуын ул коронавирус инфекциясенең таралу куркынычы белән бәйләп аңлатты. «Мөселманнарга әле беркайчан да быелгы кебек шартларда Рамазан аен уздырырга туры килгәне булмады», – диде мөфти үзенең мөрәҗәгатендә.
Трансляция 24 май көнне 6:30 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар