Логотип
Яңалыклар

Цифрлы телевидение: финиш сызыгында

Цифрлы телевидениегә күчкәндә халыкка бушлай ярдәм итү өчен, Татарстанда 2 меңнән артык волонтер эшли. 14-18 октябрьдә аларның саны икеләтә артачак. Цифрлы телевидениегә күчү өчен 1 атна вакыт калды.

14 октябрьгә кадәр нибары бер атна гына калып бара. 14 октябрь көнне республикада нинди яңалык буласын инде беләсез – аналоглы телевидение сүндереләчәк, тулысынча цифрга күчәчәкбез.

 

Шушы яңалыкка бәйле рәвештә, халыкта төрле сораулар туа: телевизорлардан яраткан тапшыруларны 14 октябрьдән соң да карау өчен нишләргә кирәк?

 

Беренчедән, бу яңалык телесигналларны кабель һәм спутник тәлинкәсе аша тотучыларга бөтенләй дә кагылмый, алар моңарчы ничек караган, моннан соң да шулай дәвам итәчәкләр.

 

Бу яңалык әлегә кадәр аналоглы телевидение караучылар өчен актуаль. Аналоглы телевидение каравыгызны каналның логотибы янындагы «А» хәрефе аңлата. Димәк, сезгә 14 октбярьгә кадәр әзерләнергә кирәк.

 

Моның ике юлы бар. Берсе – кыйммәтле, икенчесе – арзанлы юл. Кыйммәтлесе – DVB–T2 стандартлы яңа телевизор алу (бәлки, сезнең телевизорыгыз мондый төр сигналларны тотадыр да, карарга гына кирәк. 2013 елдан соң алынган телевизорларның барысы да диярлек ул стандартка туры килә). Арзанлысы – телевизорга цифрлы приставка алып кую. Ул якынча 900 сум тирәсе тора.

 

Приставканы телевизорга ялгый алмасагыз, сезгә волонтерлар килеп, бушка ялгап бирәчәкләр. Моның өчен 8-800-222-87-16 телефонына шалтыратып, гариза калдырырга гына кирәк. Телефоннар тәүлек әйләнәсе эшли һәм шалтырату бушлай.

 

Бүген Татарстанда халыкка цифрлы телевидениегә күчү эшендә 2 меңнән артык волонтер ярдәм күрсәтә. Алар барысы да махсус өйрәтелгән кешеләр, өегезгә килеп, телевизорыгызны приставкага тоташтырып, барысын да көйләп китәчәкләр. Бу эшләр бушлай башкарыла.

 

14 октябрь җитәрәк ажиотаж килеп чыкмасын өчен, аякны алданрак киенеп куярга тырышыгыз, көне килеп җиткәнне көтмәгез.

 

 

 

 

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар