Логотип
Яңалыклар

«Цифр»да төбәк каналлары юк

​​​​​​​Татарстанда 14 октябрь көнне барлык федераль каналлар да цифрлы сигналларга күчә. Әлеге яңалык безгә 20 федераль каналны яхшы сыйфатта бушлай карый алу мөмкинлеге бирә. Ләкин күпләрне үзебезнең татарча һәм төбәк каналларын карый алу мөмкинлеге борчый.

Татарстанда 14 октябрь көнне барлык федераль каналлар да цифрлы сигналларга күчә. Әлеге яңалык безгә 20 федераль каналны яхшы сыйфатта бушлай карый алу мөмкинлеге бирә. Ләкин күпләрне үзебезнең татарча һәм төбәк каналларын карый алу мөмкинлеге борчый. Чөнки Татарстанда гына түгел, чит регионнарда да яратып каралган «ТНВ» каналы «цифр»да юк. Ул, әүвәлгечә, аналогта күрсәтүен дәвам итә. Цифрлы приставкалар ул сигналларга көйләнмәгән. Бу каналларны карау өчен, антенанны телевизорга турыдан-төры гына тоташтырырга кирәк. Моның өчен кибетләрдә махсус аергыч («переходник»лар) сатыла. Әлеге яңалык кабельле яки спутник телевидениесе караучыларга кагылмый, фәкать телевизорны цифрлы приставка белән караучылар өчен генә актуаль.

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар