Логотип
Яңалыклар

​ Төркиядә барган күргәзмәдә татар рәссамы да катнаша

Төркиянең Истанбул шәһәрендә 8-16 март көннәрендә «Төрки дөньяның хатын-кыз рәссамнары» дигән күргәзмә эшли.  

 

Әлеге күргәзмәдә тамашачыга Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Башкортстан  һәм Төркиядә яшәп иҗат итүче хатын-кыз рәссамнарның эшләре тәкъдим ителә.  

Татарстаннан бу күргәзмәдә Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалина катнаша. Күргәзмәгә аның өч эше куелган: «Актүбә елгасы» «Бию» һәм «Җиде кыз» картиналары. Җомга көнне күргәзмәне карарга Истанбулда яшәүче татарлар, аерым  алганда Гөлтән ханым Ураллы килергә тиеш. Алсу үзенең эшләрен аларга бүләк итеп калдырырга җыена.  

Күргәзмә Истанбулның атаклы Таксим мәйданы астындагы галереядә эшли. Аның ачылышы көнне, мәйданда хатын-кыз хокукларын саклау буенча чыгышлар булган, шуның аркасында  күргәзмәгә бөтен теләгән кеше керә дә алмаган: барлык юлларны да япканнар. Кичә исә күргәзмәне карарга Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганның кызы килергә тиеш булган. Әмма мәйданда барган чыгышлар аркасында ул да әлегә килә алмаган. Бу хакта безгә Истанбулдан рәссам, безнең элеккеге хезмәттәшебез Алсу Тимергалина үзе хәбәр итте.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар