Логотип
Яңалыклар

Торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле «кайнар линия» ачыла

13 ноябрь көнне торак-коммуналь хуҗалыктагы мәсьәләләргә бәйле «кайнар линия» эшләячәк. Әлеге чараны оештыруның максаты – гражданнарның хокуклары саклануны тәэмин итү.

13 ноябрь көнне торак-коммуналь хуҗалыктагы мәсьәләләргә бәйле «кайнар линия» эшләячәк. Әлеге чараны оештыруның максаты – гражданнарның хокуклары саклануны тәэмин итү.

«Кайнар линия» буенча халыктан алынган сорауларга Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, «ТР ТКХ өлкәсендәге Иҗтимагый күзәтчелек төбәк үзәге» коммерцияле булмаган партнерлык, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге» үзидарә итешле компаниясе вәкилләре җавап бирәчәк.

Консультация бирү вакыты: 2019 елның 13 ноябре; 9:00–17:00.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

 

Теги: ЖКХ торак-коммуналь хуҗалык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар