Логотип
Яңалыклар

Әтнә театры сокландыра!.. 

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзе, аның репертуары, артистлары – барысы-барысы үзенә тартып торадыр, мөгаен. Бүген матбугат конференциясендә театр директоры, баш режиссер, артистлар белән аралашкач, театрның әдәби ягын шагыйрә Гөлүсә Батталова – үзебезнең Гөлүсә җигелеп тартып алып барганын да белгәч, бу театр спектакльләрен карыйсы килә башлады.

 

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзе, аның репертуары, артистлары – барысы-барысы үзенә тартып торадыр, мөгаен. Бүген матбугат конференциясендә театр директоры, баш режиссер, артистлар белән аралашкач, театрның әдәби ягын шагыйрә Гөлүсә Батталова – үзебезнең Гөлүсә җигелеп тартып алып барганын да белгәч, бу театр спектакльләрен карыйсы килә башлады. Традиция буенча, февральдә алар – Мәскәүдә, яз көннәрендә Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. Ел әйләнәсендә Себер, Идел буе шәһәрләрендә гастрольләрдә булалар. Ә минем никтер аларның уйнаганын Әтнәнең үзендә, үз өйләрендә күрәсем килде. Чөнки ул дәүләт театры статусын алган бердәнбер авыл театры. Нәкъ Казан артында, чын татар мохитендә, сәнгатьне яраткан, бик зәвыклы тамашачы яшәгән  Әтнәдә менә шундый театр гөрләп эшләп ята. Ә 2011 елда ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы һәм Министрлар Кабинеты Карары нигезендә  Әтнә татар дәүләт драма театры статусын алды!.. 

Матбугат конференциясенә театрның директоры Ленур Зәйнуллин, баш режиссер Рамил Фазлыев, артистлар Рәзинә Мөхлисуллина һәм Рәзилә Заһидуллина катнашты, һәм әллә никадәр яңалык белдек алардан! 

Әтнә театры күптән түгел генә Финляндиядән, Хельсинкидан кайтып төшкән. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез чакыруы буенча барганнар. Фин татарларына Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»ен күрсәткәннәр, халык җырларыннан махсус концерт куйганнар... 

«Фронтовичка» спектакле XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивале лауреаты булган. «Алтын битлек» фестиваленең «Маска Плюс» программасына кертелгән. Спектакльдә төп рольне уйнаучы Рәзинә Мөхлисуллина уены аерым билгеләп үтелгән... 

Яңа театраль сезон Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» драматик хикәясе белән ачылган... 

Хәзерге вакытта Жан-Батист Мольерның «Көрәктән – сәнәк» комедиясенең репетицияләре бара... 

Театр яшь, талантлы артистлары белән дә, репертуар яңалыгы белән дә сокландыра.   

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар