Логотип
Яңалыклар

ТМТВның “Өченче биеклеге” яки ТатМузТВ каналының пирамидалары кемнәргә эләгер?

“ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н быел әнә шулай “Өченче биеклек” дип атаганнар. Билгеле, быел тантананың өченче тапкыр үткәрелүенә бәйләп. Ул быел да “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак. 21 апрель көнне татар җырчылары тамашачыларын 6 сәгатьлек тамашага чакыра. Быел анда 70 тән артык номинант чакырылган, барысы да көндезге сәгать өчтә кызыл келәмнән узачак.

–​ 3 саны тамашаның исемендә генә түгел, һәрнәрсәдә чагылачак: сәхнә бизәлешендә дә, сценарийда, эчтәлектә, - дип вәгъдә итте “ТатМузТВ” телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов.

Тамашаның режиссеры Максим Скалозубов премия тапшыру тантанасын Казанның мәдәни тормышындагы вакыйга булачак, дип атады. “Премияләр белән берәүне дә шаккаттырып булмый, безнең максат – икенче бер премиягә күләгә ташлау түгел, ә җырчыларны күрсәтү”, - диде ул.

Быел әлеге дә баягы өч саны белән бәйле, тамашаны өчәр-өчәр – барлыгы алты кеше алып барачак. “Татар җыры”ның алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Айрат Ильясов һәм Иркә, Рамиль Шәрапов, Рифат Зарипов. “Сценарий шундый итеп язылды: анда импровизацияләргә, шаяруга урын күп булачак”, - диде бер үк вакытта сценарий авторы да Гөлназ Сәфәрова. Гадәттә, импровизацияләр вакытында хәтта җырчылар яки алып баручылар үзләре дә көтмәгән кызык-мызыклар булып куючан.

Кыскасы, быел III “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе” тапшыру тантанасына озак еллар сәхнә тоткан җырчылар белән беррәттән, Илсөя Бәдретдинова әйтмешли, “мөгез чыгара” алган яшь җырчылар да чыгачак. “Яшьләрнең сәхнәгә менүе безне дә нык торырга, күп эшләргә этәрә. Яшьләрнең талантлары бар, ләкин үз йөзләре юк. Мөгез чыгарырга куркалар. Ләкин нәкъ менә мөгез чыгара алганнарының үз сүзе, әйтер фикере бар дигән сүз. Премияләр шундыйларга эләгә”, - дип үз фикерен белдерде Илсөя дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар