Логотип
Яңалыклар

Тиздән Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлаячак

Бертөрле аккан көннәребезгә матур яңалык: 20 апрельдән чәчтарашханәләр ишекләрен кабат ачачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу хактагы документка инде кул куйды һәм ул карар Татарстан Хөкүмәте порталында дөнья да күрде.

Клиентларны алдан язылу буенча гына кабул итәчәкләр. Бүгенге таләпләр буенча, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ара булырга тиеш. Бер клиент белән икенче клиент арасында 10 минутлык интервал да калдырырга кирәк булачак. Бу арада бүлмәне җилләтәчәкләр, эш кораллары дезинфекцияләнәчәк.

Хезмәткәрләргә шәхси саклану чаралары – маска, перчатка, респиратор, антисептиклар да бирелергә тиеш. Моны тәэмин итү – оешма һәм шәхси эшмәкәрләр өстендә. 

Клиентларның кулларын дезинфикцияләү өчен мөмкинлек тә тудырылырга тиеш. 

Чәч кистерү өчен өйдән чыгарга махсус смс-пропуск алырга кирәк булачак. Моның өчен СМС системасына яңа – унберенче юл өстәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар