Логотип
Яңалыклар

«Театральное Приволжье» фестиваленең төбәкләр этабы төгәлләнде.

Идел буенда балалар һәм яшүсмерләрнең иң матур, иң мавыктыргыч фестивале – «Театраль Идел-Йорт»ның төбәкләр этабы төгәлләнде. Идел буеның иң яхшы мәктәп яки студентлар театры коллективы исемен алырга округның 14 төбәгеннән 28 коллектив көч сынашты.

 

Идел буенда балалар һәм яшүсмерләрнең иң матур, иң мавыктыргыч фестивале – «Театральное Приволжье»ның төбәкләр этабы төгәлләнде. Идел буеның иң яхшы мәктәп яки студентлар театры коллективы исемен алырга округның 14 төбәгеннән 28 коллектив көч сынашты. Россия Федерациясе Президентының һәм Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тәкъдиме белән башланып киткән әлеге проектта барлыгы җиде меңнән артык яшь актер катнашты, алар күрсәткән спектакльләрне 100 меңнән артык кеше тамаша кылды.

Җиңүчеләр тавыш бирү һәм профессиональ жюри фикере 50 гә 50 нисбәте белән ачыкланды. Иң яхшы мәктәп театры дип Башкортстан Республикасының «Пауза» театр студиясе аталды.

Округның иң яхшы студетлар театры исеменә Чуашстан Республикасының «Абрикосовый сад» театры лаек булды. «Мой дедушка был вишней» дип аталган эшләре аша, алар тамашачыга аталар һәм балалар проблемаларын күрсәтә алды.

Студентлар театрлары арасында иң шәп режиссер дәрәҗәсе Чуашстаннан Дмитрий Мироновка бирелде. Ә мәктәп театрлары арасында бу номинациядә Пенза өлкәсеннән Наталья Кучишкина җиңү яулады.

Студентлар театрының иң шәп актеры исеме белән хаклы рәвештә Чуашстаннан Вячеслав Краснов горурлана ала. Ә мәктәпләр арасында бу мәртәбәгә Саратов өлкәсеннән Иван Шашлов лаек булды.

Ә менә үзебездән – Татарстаныбыздан Ләйсән Гатауллина студентлар театрының иң шәп уйнаучы актрисасы дип табылды. «Парковка» спектаклендә ул башкарган Фатыйма роле тамашачыларның хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Мәктәп театрлары арасында иң шәп уйнаучы актриса дип шулай ук Чуашстаннан Роза Коробованы атадылар.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм 100 меңнән 200 меңгәчә акчалата премияләр тапшырылды.

16 декабрь көнне – фестивальнең ябылу тантанасында җиңүчеләрне Россия Федерациясе Президентының һәм Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үзе шәхсән котлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар