Логотип
Яңалыклар

 Театр сезоны башлана (Премьералар)

 Казанда театр сезоны башлана. Быел Камал театры башка еллардагы кебек октябрь аенда түгел, тамашчыларын сентябрьдән үк сөендерә. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 117 нче сезонын 9 сентябрь көнне «Зәңгәр шәл» спектакле белән башлый. 


 Казанда театр сезоны башлана. Быел Камал театры башка еллардагы кебек октябрь аенда түгел, тамашачыларын сентябрьдән үк сөендерә. 
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 117 нче сезонын 9 сентябрь көнне «Зәңгәр шәл» спектакле белән башлый. 


Премьералар:

Октябрь аенда кече залда япон сценаристы Коки Митанинең «Академия смеха» комедиясе буенча режиссер Айдар Җаббаров «Көл» спектаклен куя. Анда бары ике актер уйный. Рольләрне Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов башкара. Сәхнә әсәре цензура һәм автор турында.

 
 Марсель Сәлимҗанов туган көне уңаеннан, традициягә тугры калып, камаллылар быел да премьерага әзерләнә. Мәхмүд Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Юл. Мөһаҗирләр» спектаклен чыгара. Режиссер белдерүенчә, ул бу спектакльне куярга 20 ел әзерләнә. Өч пәрдәдән торган спектакль өч сәгать ярым барачак. 


Режиссер Айдар Җәббаров тагын бер премьера белән куандырачак. Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәре буенча үзе үк инсценировка язган. 
Булат Минкинның «Татар trip» пьесасы буенча Рамил Гәрәев премьера әзерли.

 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезонын 15 сентябрьдә «Хан кызы Турандык» премьерасы белән ачып җибәрә. 
 

Премьералар: 

«Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедия. Премьера Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган. Әлеге пьесаны драматург Карло Гоцциның әсәре буенча ирекле тәрҗемә иткән булган. Бу спектакль 1918 елда куела. Ул вакытта Хан кызы Турандыкның йөрәген яулап алырга омтылган Халәф ролен Кәрим Тинчурин үзе уйный. Хәзерге көндә Тинчурин сәхнәсендә куелачак спектакльнең режиссеры – Сәрдәр Таһировский. Тамашачылар аны «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакле аша белә.


Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Идегәй» әсәрен сәхнәгә чыгарчак. Әлегә төп рольне кем башкаруы билгеле түгел. 


Тинчуриннар  кечкенә тамашачылары өчен дә премьера әзерли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар