Логотип
Яңалыклар

Түбән Ватада «Ак калфаклылыр» остаханәгә җыелды 

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Варта (Нижневартовск) бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге һәм «Шатлык» татар-башкорт халык ансамбле, «Мирас» татар оешмасы сәнгать җитәкчесе Рәйлә Юмагулова соңгы вакыт үзләрендә булган яңалык белән бүлеште:..

 

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Варта (Нижневартовск) бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге һәм «Шатлык» татар-башкорт халык ансамбле, «Мирас» татар оешмасы сәнгать җитәкчесе Рәйлә Юмагулова соңгы вакыт үзләрендә булган яңалык белән бүлеште: 

– Үз кулларың белән милли киемнәр тегү, чигү, милли бизәкле төймәләр ясау безне берләштерә, милли киемнәребезгә карата тагын да зур кызыксыну уята. Безне үткәннәргә, истәлекле тарихи вакыйгаларга алып кайта. Шуны исәптә тотып, Түбән Варта шәһәренең «Мирас» иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты активлары, «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге ханымнары белән бергәләп татар хатын-кызларының иң танылган баш киеме – калфак тегү буенча ханымнарны түгәрәк өстәл артына остаханәгә җыйды. Чараның инициаторлары – ансамбльгә, татар үзәгенә даими йөрүче ханымнар. 

Безгә шунысы кызык, әлеге чарага татар ханымнары, балалары гына түгел, ә башка милләттән булган ханымнар да килгән иде. Излучинск бистәсеннән дә кунаклар булды. Лилия Дәүләтова безгә калфак тарихы, аның тегелеше, бизәлеше турында сөйләде. Көнендә үк үз кулларыбыз белән калфаклар тектек. Әлфия Мостафина, Гөлүсә Ахуновалар яраткан татар җырларын җырлап та бирделәр. Чарадан соң катнашучылар үзләренең яңа калфакларын киеп истәлеккә фотога төште. Җиңел һәм иркен атмосферада бик күңелле чара узды. Билгеле ки, тәмле чәй өстәле артында киләчәк эш планнарында карап уздык. Чәкчәк белән кайнар чәй эчкәндә бихисап сораулар бик тиз арада чишелде. 

Безнең төп максатыбыз халкыбызның гореф-гадәтләрен көндәлек гадәтләргә әверелдерү. Милли чараларны никадәр күбрәк уздырсак, күбрәк халык җыйсак, вакытында балалар күңелендә халкыбызның милли мирасына карата мәхәббәт уята алсак, киләчәгебез өметле булыр дип ышанып каласы килә. Җитәкчебез Рафаэль Мөхәммәтҗанов бар яклап та ярдәм итеп торганда эшләребез уң булыр. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар