Түбән Камада – Әниләр бәйрәме

«Әни булу шундый күңелле!» Әниләр көне уңаеннан бәйрәмгә җыелган Түбән Кама хатын-кызлары берсе артыннан икенчесе шулай дип кабатлады. Әйе, бөтен район әниләрен бер залга тупладылар ул көнне. «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы гүзәл затлар өчен бәйрәм әзерләгән иде.

«Хатын-кыз - «двигатель» ул. Тик аңа да ял кирәк. Шуңа күрә бүген, кадерле хатын-кызларыбызны ял иттерү өчен, бирегә җыйнадык та инде», - дип башлады сүзен оешманың җитәкчесе, Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Эльвира Рәфгать кызы Долотказина. Әлеге оешманың эшчәнлеге турында ел әйләнәсе ишетеп-белеп торабыз инде. Әле күптән түгел генә «Авылым хуҗабикәсе» бәйгесен уздырган иде алар. Авылда яшәүче хатын-кызларга гына хас булган үзгә бер гүзәллек вә нәзәкатлелек бәйгесе ул. Ватанны саклаучылар көненә дә хатын-кызлар оешмасының үз традициясе бар: өйләрендә камыр ризыклары пешереп, Түбән Камада хезмәт итүче солдатларны сыйларга алып барачак алар. Чит балалар юк бит, кем белә, башка җирләрдә хезмәт итүче аларның газизләрен дә шулай сыйлаучы булыр, бәлки.

Ә һәр елның ноябрь ае ахырында – Әниләр бәйрәме. Гадәти очрашу һәм концерт форматында гына үтмәде Түбән Камадагы чара. Әниләр өчен төрле мастер-класслар әзерләнгән иде. Эшмәкәр Ләйсән Гарипова, мәсәлән, ана булу белән беррәттән уңышлы бизнес-леди булу серләрен ачты. Табиб Юрий Почитаев хатын-кыз сәламәтлеге турында сөйләшү уздырды. Балаларны да онытмаган иде оештыручылар: әниләре итәгенә утырып сабын да ясап карады сабыйлар, матур открытка да әзерләде...

Бәйрәмгә ике яшьлек улы Саша белән килгән Эльмира Давытова бөтен яшь әниләрнең фикерен яңгыратты, дисәк тә ялгыш булмас: «Без бит көннәр буе өйдә утырабыз. Үз дөньябызда гына кайнап, тагын бер зур дөнья барлыгын да онытабыз. Шуңа күрә бу чара күкрәк тутырып сулыш алырга мөмкинлек бирде».

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.