Логотип
Яңалыклар

Тавыш бирүдә кайсы районнар алда бара?

Көндезге 15 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 45, 13 % тавыш бирде.

Көндезге 15 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 45,13 % тавыш бирде. Бу хакта журналистларга «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Беренче урында – Кайбыч районы. Анда бу сәгатькә халыкның 87,40 % тавыш биргән.
Икенче урында – Әтнә районы. Әтнәлеләрнең 85,29 % ы инде үзенең гражданлык бурычын үтәргә өлгергән. 
Өченче урында – Апас районы. Анда көндезге 3кә сайлау участокларына халыкның 84, 98 % килеп, үз тавышын биргән. 
 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар