Логотип
Яңалыклар

Татарстанның иң чибәр, иң сәләтле татар кызы кем ул?  

Казанда  республикакүләм «Татар кызы–2019» бәйгесенең  финалы узды.  

 

Казанда  республикакүләм «Татар кызы–2019» бәйгесенең  финалы узды.  

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 12 кыз матурлыкта, сәләтлелектә, тапкырлыкта ярышты. Оештыручылар (Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты) бу бәйгене «милли традицияләр бәйрәме» дип тә атадылар.  

Кызларның барысы да үз номинациясендә җиңүче дип табылды. 

Гөлназ Шакирҗанова (Арча) – «Иң зирәк кыз», 

Энҗе Билалова (Саба) – «Иң өлгер кыз» 

Әдилә Галимова (Яңа Чишмә) – «Иң ихлас кыз» 

Резеда Кадыйрова (Лаеш) – «Иң иҗади кыз» 

Резеда Галиәкбәрова (Яшел Үзән) – «Халык мәхәббәтен яулаучы» 

Азилә Әюпова (Чаллы) – «Иң акыллы кыз» 

Айсылу Шәфигуллина (Саба) – «Иң оста биюче» 

Эльвира Хәсәнова (Мамадыш) – «Иң тырыш кыз» 

Регина Габдрахманова (Актаныш) – «Иң илһамлы кыз» 

Руфия Сәйфуллина (Алабуга) – «Иң мөләем кыз» 

Алия Әхмәтова (Казан) – «Иң уңган кыз» 

Рания Хөсәенова (Кукмара) – «Иң инсафлы кыз» 

Быел беренче тапкыр «Казан гүзәле» исеме дә аталды. Бу исемгә Алия Әхмәтова лаек булды. Ә Гран-при – Азилә Аюповада!  Төп бүләк – дизайнер Луиза Фәсхетдинова чиккән калфак һәм 50 мең сумлык сертификат та аңа тапшырылды. Бу ике кыз Ижау шәһәрендә узачак Халыкара «Татар кызы– 2019» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.  

 

 

фото: http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар