Логотип
Яңалыклар

Татарстанның Дәүләт Алкоголь инспекциясендә кулланучылар хокукын яклау темасын иң яхшы яктырткан журналистларны бүләкләделәр.

Татарстанның Дәүләт Алкоголь инспекциясендә кулланучылар хокукын яклау темасын иң яхшы яктырткан журналистларны бүләкләделәр.

«Татмедиа» агентлыгы, Татарстан журналистлар берлеге һәм «Татэкспертцентр» дәүләт оешмасы катнашында әлеге конкурс журналистлар арасында ел да уздырыла. Быел ул дүрт төп һәм дүрт өстәмә номинациядә узды, жюри барлыгы кырык гариза карады. Аның нәтиҗәләре буенча «Басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма» номинациясендә «Республика Татарстан» газетасы бүлеге мөхәррире Фәридә Якушева җиңүче булды. «Иң яхшы теле-, радиосюжет» номинациясендә икенче ел рәттән «Түбән Кама-информ» яңалыклар хезмәте җиңү яулады.

«Татарстанда гражданнарның кулланучы буларак белемен арттыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе» номинациясендә «Зеленодольская правда» газетасы коллективы, ә «Иң яхшы интернет-басма» номинациясендә «Чистай-информ» коллективы җиңде.

Моннан тыш, «Аргументы и факты» газетасы һәм «Нур радио» журналистлары Ольга Любимова белән Резеда Гиняева бүләкләнде. Шулай ук «Шәһри Казан» газетасы һәм Сарман мәгълүмат-редакция үзәге дә билгеләп үтелде.

Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татмедиа» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, Казан Федераль Университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин катнашты.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар