Логотип
Яңалыклар

Татарстанда күзәтүчеләр күпкә әзерлеклерәк

Сайлау вакытында күзәтүче булып һәр гражданин катнаша ала иде.

Сайлау вакытында күзәтүче булып һәр гражданин катнаша ала иде. Бу хакта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна ЗАБЕГИНА хәбәр итте. 

– Әлбәттә, билгеле бер өйрәнүдән, укудан соң, – диде ул. – Моның өчен гражданлык җәмгыятен уятырга кирәк.

Татарстанда бүген сайлау участокларында 18 мең күзәтүче эшли. Мин үзем юрист һәм минем өчен иң мөһиме – бөтен нәрсәдә дә закон саклану. Күзәтүче бер партия яклы да түгел. Сайлау участогында ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкса, әйтик, партияләрнең берсе: «Бюллетеньнәр фальсификацияләнде», – дип, низаг белдерсә, күзәтүче халыкка чын дөресен әйтергә бурычлы. Мин үзем моны ниндидер проблемасы булган гаиләдән баланы алырга килү белән чагыштырам. Бу очракта мин бит социаль органнар ягына да басмыйм, ананы да якламыйм, минем өчен иң мөһиме – бала. Аңа гаиләдә ничек: әйбәтме, начармы?  Мин шушы күзлектән чыгып кына үз сүземне әйтәм. 

Татарстанда сайлауларга катнашучы күзәтүчеләр әзерлек ягыннан башка регионнардан өстенрәк. Дөресен әйткәндә, башка төбәкләрдә хәтта аларны туплау буенча да авырлыклар туды. Алардагы комиссия әгъзалары биргән сораулар да безнең иҗтимагый күзәтүчеләр өчен бик гади тоелды. 
 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар