Логотип
Яңалыклар

Татарстан турында яңа фильм карагыз

ТАССРның 100 еллыгына багышлап тележурналист Сергей Брилёв фильм төшергән. "Волга, Кама и притоки" дип аталган әлеге фильмны "Россия-24" каналында 29 августта һәм Республика көнендә күрсәтәчәкләр.


ТАССРның 100 еллыгына багышлап тележурналист Сергей Брилёв фильм төшергән. "Волга, Кама и притоки" дип аталган әлеге фильмны "Россия-24" каналында 29 августта һәм Республика көнендә күрсәтәчәкләр.
Проектның геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, шулай ук тарихчылар, табиблар, завод эшчеләре. Фильмны Казанда, Чаллыда, Зөя утрау-шәһәрчегендә, Мөслимдә, Кама Тамагында төшергәннәр.
Фильмның исеме "Волга, Кама и притоки" дип аталу да кызыклы гына. "Чөнки Татарстанда кайсы елга кайсына кою турында бәхәсләр бара", – ди Брилёв. 
Әлеге документаль фильм узган ел көз көне үк төшерелә башлап, пандемия аркасында тукталып торган. Күптән түгел генә кабат төшереп, монтажлап өлгергәннәр.
Фильмда Татарстан – әһәмиятле халыкара вакыйгалар, махсус икътисадый зоналар, төзек парк-скверлар, промышленность гигантлары республикасы буларак ачыла. Ерак тарихка сәяхәт ителә. Туган якның матур табигате, хезмәт сөючән халкы, милли үзенчәлекләр оста тасвирлана дип беләбез.
Әйдәгез, бәйрәм көннәрендә үзебезгә Мәскәү югарылыгыннан да карап горурланыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар