Логотип
Яңалыклар

«Татар җыры»ның тагын бер адымы

Декабрь – безнең гасыр кешеләре өчен кибетләрдә мандариннар һәм чыршы уенчыклары сайлау, өйдә чыршы бизәү, Кыш бабайны көтү, бүләкләр алу белән генә түгел, ә Казанда «Пирамида» күңел ачу сараенда үтә торган «Татар җыры» фестиваленә билетлар алу, күлмәк сайлау вакыты да ул.  

Быел әлеге фестиваль 19 нчы тапкыр үткәрелә, һәм “Тагын бер адым” дигән слоган белән бара.  

Нәрсә белән шаккаттырасыз быел? – Оештыручылар бу сорауны көтеп ала.  

Билгеле, 19 ел рәттән бер үк фестиваль әллә нәрсә белән шаккаттыра алырмы икән? Мәсәлән, “Алтын барс” сыннары шул ук. Аларны быел 26 номинациядә бирәчәкләр.  

Алып баручылар да шулар ук: «Татар радиосы»ннан Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров. Һәм бөтенләй без көтмәгән тагын бер пар. «Анысы сер, ләкин сез уйлаган кешеләр дә түгел», – диде Гөлназ Сәфәрова.  

Режиссер – Максим Скалозубов. Ул «Татар җыры»н татар җыр сәнгатендә беренче сүзне әйтүче, ди. Фестивальдә икенче елын гына эшли икән. Нәкъ минем кебек. Минем дә фестиваль белән кызыксына башлавыма икенче ел. Димәк, быелгы фестивальне узганы белән чыгыштыру мөмкинлегем бар. Мәсәлән, мине Гөлназның быелгы сәхнә киеме кызыксындыра. Былтыр икенче бүлеккә пижама стилендәге костюм киеп чыкканы хәтергә сеңеп калган. Быел исә стилистларын алыштырганнар булып чыкты: Ләйсән Усманова.   

Хәмдүнә апа Тимергалиеваның быел да яңа образда чыгуын шаккаттыру дип кабул итәргәме икән? Былтыргы «Хәмденюша» проекты лайк җыймый башлаган, ахрысы... Хәмдүнә апаның сәхнә эшчәнлегенә быел 50 ел тула икән. Аны бөтенләй яңа образда күрәчәкбез, дип ышандырдылар. Яңа образны дизайнер Рөстәм Исхаков эшли.  

Быел беренче тапкыр катнашучылар да күп: Миндияр Шәймәрданов, Хәким, Данир Сабиров, Әнвәр Нургалиев һәм Эльмира Кәлимуллина.  

Тагын нәрсә күрәчәкбезме? Ишетербез, дип өметләник әле. Матур җырлар...  



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар