Логотип
Яңалыклар

«Татар җыры-2016»: «Үзгәреп һәм җырлап яшик Миңнеханов чорында!» (фото, видео)

Менә, ниһаять, түземсезлек белән көтеп алынган елның төп вакыйгасы – «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале дә үтеп китте. Быелгы «Татар җыры»нда кайсы артист ике «Алтын барс» алды? Разил Вәлиев кемнәргә атап шигырь язган? Ни өчен Салават Фәтхетдинов катнашмады? Кайсы артистлар икешәр җыр башкарды? «Пирамида»да узган «Татар җыры»ннан Intertat.ru хәбәрчебез әзерләгән репортажны тәкъдим итәбез.


Сәхнә артындагы әзерлекне күрү максатыннан «Пирамида»га иртәрәк барырга булдым. Андагы ыгы-зыгыны күрсәгез! Кайсы бизәнә, кайсы киенә, кайсы җырын кабатлый, тавышын көйли, кайсы күлмәген үтүкли, кайсы әле бөтенләй килмәгән! Фестивальдә беренче тапкыр катнашучылар дулкынлануын белдерсә, икенчеләре бер дә борчылмаган кебек тоелды. Сөмбел Билалова, Иркә, Алсу Фазлыева, Гөлназ Батталова кебек җырчылар бер гримеркада, Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразовалар – икенчесендә, ир-ат җырчылар исә башкасында әзерләнде.   

 

 

 


Кайбер тамашачы соңга калып килү сәбәпле, «Пирамида» залы яртылаш буш булса да, 17нче «Татар җыры» вәгъдә ителгәнчә 17 сәгатьтә башланды. Аның каравы чараның төп кунагы – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төгәл вакытка килде. Быелгы фестивальне Татарстанның халык артисты Айдар Галимов «Ак хыяллар» җыры белән башлап җибәрде. Күпләр башта аның чыгышын репетиция дип уйлады. Чөнки, беренчедән, Айдар әфәнде костюм-чалбардан түгел, ә гади киемнән чыгыш ясады, икенчедән, тамашачы аны концерт ахырында гына күрергә күнеккән. Ләкин Айдар Галимов фестиваль тәмамланганчы тагын бер җыр башкарып, ир-ат җырчылар арасында «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Ул бу җиңүен оныгы Сафиягә багышлады.

 


Соңгы арада «Сөйлә сереңне» җыры белән ТМТВ каналында еш күренә башлаган яшь җырчы Алимә Сафина «Ел ачышы» булды. Гөлназ Батталова исә «Җаным» исемле җырын  башкарып «Яшьләр проекты» номинациясендә бүләкләнде. Кызларның икесе дә озын итәкле кара күлмәк тектергән. Ир-ат җырчылар арасында «Яшьләр проекты»нда Рамил Закировның «Эх, дәрт бар иде» җыры җиңде. Җырчыларның фонограммасыз җырлавы сизелде. Бер артисттан кала, фестивальдә катнашучыларның барысы да тереш тавышка җырлады. «Фонограммага җырлауларына шулкадәр күнегелгән, үз тавышларына бөтенләй охшамаган», дип сөйләнде залда утыручылар.


«Иң яхшы видеоклип» номинациясендә ир-атлар арасында «Йөрәгем яна» җыры белән Илназ Баһ, хатын-кызлар арасында «Мәхәббәткә юк ара» җыры белән Сөмбел Билалова «Алтын барс»ка ия булды. Шуны да әйтергә кирәк: быелгы фестивальгә декорацияләр әзерләп азапланмаганнар. Бөтен игътибар төрле төстәге, төрле тематикадагы графикада иде. Кайбер артистларның чыгышын биючеләр тулыландырды. Мәсәлән, «Иң яхшы дуэт» номинациясендә «Күгәрченем-гөлкәем» җыры белән җиңгән Алсу һәм Азат Фазлыевларның чыгышы шундыйлардан иде. Җырлы гаилә беренче «Алтын барс»ын алды.

 

 

«Татар җыры»нда катнашучы хатын-кыз җырчыларның күлмәкләре генә түгел, хәтта прическалары да махсус белгечләр белән киңәшләшеп башкарылган. Күлмәк дигәннән, матбугат очрашуында әйтелгән 400 меңлек күлмәкнең «иясе» табылмады. Гүзәл Уразова, Гөлназ Батталова, Азалия Зиннәт кебек җырчылар сәхнә киемнәре белән аерылып торды, анысы. Әмма бу артистлар күлмәкләренең 80-100 меңнән артык булмавын белдерде. «Иң зәвыклы җырчы» номинациясендә җиңгән Азалия Зиннәтнең образы аеруча игътибарга лаек иде. Бу күлмәкне «Татар җыры»на тиң түгел дип тәнкыйтьләүчеләр дә табылды. Ләкин Азалия фикеренчә, барлык җырчы да бертөрле киенергә тиеш түгел. «Бер җирем дә ачык түгел, бар да урынында. Күлмәгемне Россиядә танылган кутюрье Валентин Юдашкин текте. Аяк киеме (ботфорты) исә кыйммәтле Gianvito rossi брендыннан», – диде җырчы. Азалия быелгы «Татар җыры»ның үзенчәлекле номинанты, чөнки ул берьюлы ике номинациядә җиңү яулады. Җырчы «Очадыр хатлар» җыры белән «Иң яхшы клип авторы» номинациясендә дә бүләкләнде.


Беренче бүлектә, гадәттәгечә, яшь җырчылар күбрәк булды. Араларында бик үк таныш булмаганнары да очрады. Әйтик, Руслан Зөлкәрнәев исемле егет «Үткәннәргә нигә кайтып булмый?» җыры белән ир-ат җырчылар арасында «Иң яхшы лирик җыр» номинациясендә җиңде. Шушы ук номинациядә хатын-кызлар арасында «Кара әле күзләремә» җыры белән Лилия Хәйруллина «Алтын барс»лы булды. «Арабызга чит кертмәм» җырын башкарган Рамил Галимҗанов – «Елның иң романтик җырчысы», Мәскәү егете Айрат Сафин «Якын килсәм» җыры белән «Иң зәвыклы җырчы» номинациясендә җиңү яулады.

 

 

Сәхнәгә язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев чыккач, фестиваль милли төсмер алды. Ни өчендер «Татар җыры»ның кайбер номинантларын модельләр генә, икенчеләрен исә күренекле шәхесләр тәбрикләде. Разил әфәнде «Хит-парадлар лидерлары» Ришат Фазлыйәхмәтов белән Иркәгә генә түгел, «Татар җыры»на да багышлап шигырь язган: «Татар җыры искерде дип, үттеләр җелегемә. Коткарса, коткарыр безне, «Үзгәреш җиле» генә! Үзгәреш «Татар моңы»нда һәм «Ваһапов» бәйрәмендә, монда «Татар җыры»нда. Үзгәреп һәм җырлап яшик Миңнеханов чорында!». Ришат «Бәхет ачкычы» җырын башкарса, Иркә «Кызыкмагыз матурларга» җыры белән чыгыш ясады. Иркәгә прическа белән макияжны махсус үзенең мастеры килеп ясаган.


Беренче бүлек «Иң популяр автор-башкаручы» номинацияләрендә җиңүчеләрне тәбрикләү белән тәмамланды. Хатын-кызлар арасында «Ак алмагач» җыры белән – Ильмира Нәгыймова, ир-ат җырчылар арасында Фирдүс Тямаев җиңү яулады. Фирдүсне тамашачы һәрвакыт җылы кабул итә, дәррәү алкышлый. Бу юлы да җырчы ике җыр башкарып кереп китте. Ильмира белән Фирдүсне тәбрикләгән «ТНВ» генераль директоры Илшат Әминов: «Татар эстрадасында фестивальләр күп. Әле генә «Үзгәреш җиле» узды, анда татар моңы яңача яңгырады. Ваһапов фестивале һәм башка чаралар булды. Ә «Татар җыры» шулкадәр үсте ки, аны Россия һәм Европа дәрәҗәсенә чыгарырга кирәк. Шушы иҗади көндәшлек эстраданы алга алып бара. «Барс Медиа»ның халыктан чыккан җырчыларны, авторларны йолдызлар дәрәҗәсенә күтәрә алуына шаккатам. Моның өчен талант, тырышлык кирәк», – диде.

 

 

«Татар җыры»н Гөлназ Сәфәровадан башка күз алдына да китерүе кыен. Без аңа шулкадәр күнектек ки, урынына башка берәүне бастырсалар, кабул итүе авыр булыр иде. Быелгы тамашаны да Гөлназ Айваз Садыйров белән алып барды. Аларның икесенә дә тел-теш тидерерлек түгел, киемнәре, алып барулары – югары билгегә лаек. Айваз сценарийны үзенә күрә юмор белән язган. Тик кайберәүләр әллә төшенеп бетә алмады, көләсе урында хәтта елмаймады. Тамашачының зәвыклысы гына җыелган иде. Кайбер ханымнарның күлмәкләре фестивальдә катнашкан җырчыларныкыннан да затлырак булып чыкты.  


Тәнәфес тәэсире беләнме, әллә сәхнәгә атаклырак артистлар чыгу сәбәплеме, «Татар җыры»ның икенче бүлеге җанлырак булды. Тамашачы да артистларны «теләп» алкышлап утырды. Икенче бүлек «Бар да вакытлыча» җыры белән «Үзенчәлекле проект» номинациясендә җиңү яулаган Ринат Гыйльфановның чыгышы белән башланды. Артур һәм Марат дуэтының «Бер күрүдә гашыйк булдым» җыры «ITunes һәм Google Play интернет-кибетләрендә иң күп сатып алынган җыр» булып танылды. «Елның иң популяр җыры» – Эльмира Сөләйманованың «Балан ачы шул, балам» һәм Илдар Әхмәтовның «Әйтелмәгән әле сөюләрем» җырлары.

 


ТМТВ каналының баш редакторы Лилия Кадыйрова каналның махсус бүләгенә лаек булган җырчыны тәбрикләде. Ул да булса, «Сине сөям» җыры белән Мөнир Рахмаев! Быел да ТМТВ каналы «Татар җыры» фестиваленнән туры трансляция оештырды. Илдар Хәкимов «Әй, әткәем» җыры белән «Татар радиосы»ның махсус бүләген алды. Шушы ук номинациядә хатын-кызлар арасында Хәния Фәрхи җиңү яулады. Хәния ханым бу кичәдән ике бүләк белән кайтып китте. Аңа урланган беренче «Алтын барс»ын «кире» кайтардылар. «Камил Гәрәев сүзендә тора торган кеше икән. Рәхмәт!» – диде җырчы.

 


Сәхнә түрендә Филүс Каһиров күренүгә үк, аны көчле алкышларга күмделәр. Филүс «Кайда син?» җырын башкарып лаеклы рәвештә «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Хатын-кыз җырчылар арасында бу исемгә «Тынычландым» җыры белән Зәйнәб Фәрхетдинова лаек булды. «Халык мәхәббәте» номинациясендә «Ромашкалар» җырын башкарып Гүзәл Уразова җиңде. «Гүзәлдән башка «Татар җыры»н күз алдына китерү кыен», – диде янәшәмдә утыручы ханым.

 


Быелгы 17нче «Татар җыры»ның соңгы «Елның музыкаль ташкыны» номинациясендә «Елама, ярсыма» җыры белән Elvin Grey (Радик Юльякшин) бүләкләнде. Гүзәл Уразова белән Радик хит җырга әйләнгән «Красивая, хороший» җырын бонус буларак башкарды. Гүзәл, Гөлназ Сәфәровадан кала, ике тапкыр күлмәк алыштыручы бердәнбер артист иде. «Татар җыры» фестивале традиция буенча гимн белән тәмамланды.

 


Салават Фәтхетдинов булмадымыни, диярсез. Булмады. Салаватның килү-килмәвен ахырга кадәр сер итеп сакласалар да, ул быел «Татар җыры» сәхнәсендә күренмәде. Ә шулай булгач, «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры да яңгырамады. Хәзерге вакытта җырчының Мәскәүдә гастрольләре бара икән... Шулай итеп, быелгы «Татар җыры» фестивалендә 28 «Алтын барс» үз иясен тапты. Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге белән килешмәүче тамашачылар концерт тәмамлангач та фикер алышты әле. Бәлки алар теләгән җырчыларга киләсе елга бәхет елмаер? Сабыр гына 18нче «Татар җыры»н көтик...

 




чыганак: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар