Логотип
Яңалыклар

Татар теле – игътибар үзәгендә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия булдыру турындагы указга кул куйды.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия булдыру турындагы указга кул куйды. Туган телләрне саклау комиссиясе төзү тәкъдиме белән 21 мартта Дәүләт Советы утырышында Минтимер Шәймиев чыккан иде. Комиссияне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк. Аның урынбасары итеп Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов билгеләнде. Әлеге комиссия татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләячәк. Татар телен укытуның иң яхшы методикасын өйрәнү, полилингваль белем бирүне үстерү, нәшрият эшен камилләштерү, телне саклауга юнәлтелгән иҗади башлангычларга ярдәм итү, төрле проектлар, грантларны тормышка ашыру, читтә яшәүче татарларга әдәби телне куллану даирәсен киңәйтүдә булышу кебек күптөрле эшләрне колачлаячак ул. Татар телен саклау комиссиясендә 35 кеше. Алар арасында депутатлар, министрлар, галимнәр, язучылар, укытучылар бар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар