Логотип
Яңалыклар

“Татар радиосы”ның 16 еллыгы

21 октябрьдә Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Татар радиосы”ның 16 еллыгы уңаеннан радионың хитларыннан торган җанлы концерт узды. 
 

Концертта соңгы елларда радиода чын мәгънәсендә хит булып киткән җырларны башкардылар. Һәм анда бары тик җанлы тавыш – концертның төп үзенчәлеге иде. Тамашачылар өлкән җырчылардан Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Закир Шаһбанны да, яшь җырчылар Фирдүс Тямаев, Эльмира Нәгыймова, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллинар, Рамиль Айметдинов, Мөнир Рахмаев, Эльвина, Ренат Рәхмәтуллин һәм башкаларны бердәй көчле алкышларга күмде.  
 

Җырчыларның һәркайсы берәр генә җыр башкарса да, концерт өч сәгатьтән артык вакыт дәвам итте. Бу “Татар радиосы” репертуарының байлыгы турында сөйли. 

“Татар радиосы”нда көн саен 300 дән артык җыр уйнатыла, 16 ел дәвамында бу сан меңнәргә җитте, диде алып баручылар. 
 

Билгеле булганча, 16 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы”нда булган иде. Ул анда татар телен саклауда радиоларның да әһәмияте зур, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар