Логотип
Яңалыклар

«Татар кызы» исемен кем йөртәчәк?

Кичә Удмуртиянең башкаласы Ижевск шәһәрендә «Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесенең финалы узды. Дөньяның иң чибәр, иң булдыклы татар кызының исеме аталды. 

Кичә Удмуртиянең башкаласы Ижевск шәһәрендә «Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесенең финалы узды. Дөньяның иң чибәр, иң булдыклы татар кызының исеме аталды. 

Бәйгенең шартлары буенча, алдагы елда «Татар кызы» бәйгесендә кайсы төбәктән килгән кыз җиңү яулый, алдагы елда бәйгенең финал өлеше шунда уза. Удмуртия Республикасының П. И. Чайковский исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында узган бу тамашаны Ижевскига «Татар кызы-2018» җиңүчесе Диләрә Гыйльметдинова алып килде. 

 

Сәхнәдә тапкырлыкта, зирәклектә, сәләтлелелектә 14 кыз ярышты. Берсеннән-берсе булдыклы, берсеннән-берсе чибәр! Җиңүче таҗына (Казан таҗына охшатып алтын, асылташ һәм энҗеләр белән бизәп Златоуст осталары ясаган бу таҗ кызларның берсеннән икенчесенә күчеп бара) Лилия Камилова лаек дип табылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Лада Гранта» автомобиленең ачкычларын да аңа тапшырды. 

Лилия Камилова – Үзбәкстанда туып-үскән. Аңа 22 яшь. КНИТУ-КХТИ студенткасы, булачак полиграфист. Тамашачылар иң элек тарихи Ватаныннан  шактый еракта туган, үскән бу кызның туган телебездә камил дәрәҗәдә диярлек сөйләшүенә игътибар иткәндер.

– Балалар бакчасына йөрмәдем, мине күбрәк нәнәй белән бабай тәрбияләде, – ди ул. – Бабамның тамырлары – Казаннан, ә әбиемнеке – Башкортстаннан. Алар Үзбәкстанда очрашып кавышалар. Берсенә ул чакта – 22, икенчесенә 21 яшь була. Нәкъ 60 ел бергә гомер иттеләр. Әбиемнең бик тә нәсел агачын төзисе килә иде, аның бу хыялын мин тормышка ашырып бетерергә телим.

Минем дә хыялларым күп! Туган телемне тагын да камилрәк  өйрәнергә телим. Татар халык тарихын да җентекләбрәк өйрәнәсем килә. Бабай абыйга да, миңа да һәрвакыт: «Без – татарлар, туган телебезне белергә тиешбез. Мәктәптә – русча, урамда – үзбәкчә, ә өйдә татарча сөйләшегез», – дия иде. Бу сүзләре өчен мин аңа бик рәхмәтле!

Гомумән, бөтен балачак хатирәләрем бабам белән бәйле... Башлангыч сыйныфларда укыганда дәресләрдән соң көн саен мине ул каршы алды. Кесәсендә һәрвакыт минем өчен әзерләнгән берәр тәмле әйбере була торган иде... 
Әни безне ялгызы тәрбияләде. Әтине миңа башта – бабай, аннан абыем Руслан алыштырды. Абый белән безнең аралар ничек якын икәнен күреп күпләр мөнәсәбәтләребезгә соклана. Ул – минем иң зур терәгем. 

«Татар кыз» бәйгесендә катнашып үземнең мөмкинлекләремне, көчемне сынап карарга теләдем. Сәләтләремне дә күрсәтәсем килде. Бәйгедән әллә никадәр яңа дуслар табып китәм.

Татар кызы башкалардан иң элек тәрбиясе белән аералып торырга тиештер. 

Фото: http://tatar-congress.org/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар