Логотип
Яңалыклар

Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела

Казанда 29-30 октябрьдә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киләчәктә аны дөнья күләмендә оештырырга ниятли.

– Татарстанда һәм Россиянең татарлар гомер кичергән төбәкләрендә җирлекнең, татар авылларының тарихына багышланган бик күп китаплар нәшер ителә. Башкортстанда гына да соңгы елларда шундый 500ләп китап басылып чыккан. Туган җиргә, милләткә хөрмәт белән сугарылган мондый китаплар арасында төрлесен очратырга мөмкин: “чиле-пешлеләрне” дә, тулы канлы фәнни хезмәт дәрәҗәсендәге тарихи-тикшеренү эшләрен дә. Казанда беренче тапкыр оештырылачак Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр җыенының максаты – әлеге күркәм эшчәнлекнең популярлыгын һәм сыйфатын үстерүгә этәргеч бирү, татар авыллары тарихын язучыларның хезмәтләре белән якыннан танышу, язучыларны үзара таныштыру, тәҗрибә уртаклашу, галимнәр белән аралашу һәм киңәшләшү өчен мөмкинлек булдыру. Милләттәшләребез, бигрәк тә үсеп килүче яшь буын бабалары тарихын белергә тиеш. Тәүге җыенга Россиянең 41 төбәгеннән 150 делегат килүе көтелә. 400-500 хезмәттән торган китап күргәзмәсе дә ачылачак, – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк форумның беренче көнендә Татарстан башкаласы кунаклары Казанның 1000 еллыгы музеена экскурсия кылудан тыш, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Энциклопедия институты, Россия ислам университеты галимнәре чакырылган “түгәрәк өстәл” эшендә катнашачак. Җыенның икенче көнендә пленар утырыш, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе – Нәгыймә ханым турында “Ана” китабын тәкъдим итү һәм Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Координация советы утырышы үтәчәк.



Җыен кысаларында, Башкортстан галиме, икътисад фәннәре докторы, алты китап авторы Касыйм Йосыповның Чакмагыш районы татарлары тарихын яктыртучы яңа китапларын тәкъдим итү кичәсе дә булачак. Аңа туган як тарихына багышланган хезмәтләре өчен тарих фәннәре докторы дигән фәнни дәрәҗәне бирергә мөмкин, дип бәяли галимнәр. “Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Сыерышбаш авылыннан ундүрт яшемдә чыгып китеп, гомеремнең күп өлешен шәһәрдә үткәрсәм дә, күңелемдә туган авылыма карата мәхәббәтем һәрвакыт көчле булды. Бу хисләр миңа туган авылым, аның кешеләре, нәселләре, Чакмагыш районы авыллары, халкыбызның зирәклегенә, җор теленә, җыр-моңына багышланган китаплар язарга этәрде. Бөтен буш вакытымны шушы эзләнүләргә багышлыйм”, – ди Касыйм Йосыпов. Узган ел аны Башкортстанда туган як тарихын өйрәнүчеләр хезмәтләре арасында оештырылган иҗади бәйгедә жюри рәисе итеп чакырганнар. “Туган як тарихын белергә омтылучыларның күплеге куандыра. Чынлыкта да һәр төбәктә татарларның язмышы турында китап язарлык: алар төрле тарихи чорларда ана телен, динне, милләтне саклап калу өчен туган җирләрен ташлап читкә чыгып китәргә мәҗбүр булган...” – дип сөйли Касыйм Йосыпов.

Татарстанның “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире, республикадагы авыллар тарихына багышланган китаплар авторы Гөлүсә Закирова Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр җыенында үзенең ике китабы – Алабуганың Морт авылы турында – “Морт – Туган йорт” (2011) һәм Әлки районының Карга авылына багышланган “Каргауыл” (2013) китаплары белән таныштырачак. Хикәяләр китабы, календарьләр авторы буларак та билгеле Гөлүсә Закированың бүгенге көндә тагын ике китабы – Арчаның Шушмабаш авылына һәм Актанышның Куян авылына багышланган китаплары бастыруга әзер. Ә хәзерге вакытта Саба районының өч авылы – Иске Икшермә, Татар Икшермәсе, Өчнарат авылларына һәм үзенең туган авылы – Апас районы Кече Болгаер авылы тарихларын ачыклау өстендә эшли.



– Россия архивларына йөреп шуны күзәттем: яшәгән җирлеге, авылы тарихын өйрәнүчеләрнең күпчелеге – татарлар. Авыл тарихын язганда мин иң элек авыл кешеләре белән очрашып сөйләшәм, халык хәтерендә сакланган вакыйгалар архивларда юлыккан мәгълүматларны тулырак күзалларга ярдәм итә. Җирле һөнәрчелек үзенчәлекләрен ачыклау исә миңа үземнең фәнни эшемне – кандидатлык диссертациясен тарихи материаллар белән баетырга булыша, – ди Гөлүсә Закирова.



Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, киләчәктә җыенны халыкара дәрәҗәдә уздыру планлаштырыла, чөнки Россиядән читтә яшәүче татарлар да үз төбәкләренең татарлар белән бәйле тарихы турында китаплар яза, мәсәлән, Кытай, Төркия, Казакстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдә чыккан шундый хезмәтләр билгеле. “Россиядә 4300 татар авылы исәпләнүе мәгълүм, юкка чыккан авыллар саны да бихисап. Һәр төбәктә татарларның тарихы белән кызыксынучылар бар. Җирлек тарихын яктырткан йөзләгән китаплар бастырылган. Башкортстанда, Пермь ягында хәтта туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмалары төзелде. Бүген аларның Координацион советын булдыруга ихтыяҗ туды”, – ди Марс әфәнде. Әлеге җыен “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”н оештыру юнәлешендә беренче адым булачак.

сылтама: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/50242-tatar-avyillaryi-tarihyin-%D3%A9yr%D3%99n%D2%AFchel%D3%99r-kazanga-%D2%97yiela.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар