Логотип
Яңалыклар

Тагын бер татарча радио эшли башлады

Әле бер атна элек кенә Казанда тагын бер татарча радио сөйли башлады. «Китап» радиосы FM  98,6 Мгц ешлыгында эшли. 

Әле бер атна элек кенә Казанда тагын бер татарча радио сөйли башлады. «Китап» радиосы FM  98,6 Мгц ешлыгында эшли. 
Үзенчәлегеме? Сез аның исеменә генә игътибар итегез. Китапта ниләр була? Әсәрләр, шигырьләр, җырлар... «Китап» радиосы да  татар әдәбияты классикларының әсәрләрен, яшь шагыйрьләбез иҗатын, үзебезнең яшьлек җырларын тәкъдим итә. Ул – музыкаль, әдәби-мәдәни радио. Аның бөтен идеясе сигез сүзгә сыеп бетә: «Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап».
 «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакуләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән гамәлгә куелучы бу радиода җырчыларның үзәгенә үткән ротация булмаячак, иң лаеклы җырлар гына яңгыраячак, дип белдерде радионың концепция авторы, баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. Бер җыр көнгә нибары бер тапкыр гына биреләчәк. Киләчәктә радионың 70 процент эфир вакытын әдәби әсәрләр биләргә тиеш. Иртәнге якта шигырьләр, җырлар яңгыраса, кичке уннан иртәнге алтыга кадәр татар әдәбиятының күләмле әсәрләрен тыңларга мөмкин. 
Әлегә «Китап» радиосы дулкыннарын бары Казанда гына тотарга була. Ләкин аны смартфоннар аша дөньяның бөтен почмагындагы татарлар тыңлый ала. Моның өчен смартфоннарга «Милли радио «Китап» кушымтасын гына йөкләргә кирәк. Бу махсус кушымта андроид һәм IOS системалары өчен дә эшләнгән. 
Шулай итеп, хәзер FM ешлыкта Казанда татарча сөйләүче радиолар саны дүрт булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар