Логотип
Яңалыклар

Тагын Алинә Заһитова турында... 

Игътибар иттегезме, соңгы арада безнең Алинә Заһитова турында күп язалар, күп сөйлиләр. Мин ул яңалыклар белән аеруча кызыксынып танышып барам. 

 

Игътибар иттегезме, соңгы арада безнең Алинә Заһитова турында күп язалар, күп сөйлиләр. Мин ул яңалыклар белән аеруча кызыксынып танышып барам. 

Ихлас, акыллы, тыйнак, тырыш, сөйкемле, чибәр, диләр... 

Glamour журналы күптән түгел Алинә Заһитвага 2019 елның «Ел спортчысы» премиясен тапшырды... 

Фигуралы шууның Франция этабындагы чыгышын бөтен Франция яратып, сокланып күзәтте. Аны фигуралы шуу королевасы дип атады... 

Япониянең косметика компаниясе Алинә Заһитова хөрмәтенә «Alina Red» помадасы чыгарды. 2020 елның гыйнварында ул сатуга чыгачак. Ә Алинә аны беренче тапкыр бозда «Клеопатра» образын тудырганда кулланды... 

Этери Тутберидзе командасындагы иң яшь, өметле Казан кызы, юниорлар арасында Гран-при откан Камилә Вәлиева Алинә Заһитованы үзенең кумиры саный... 

Гренобльдә алтын медаль яулаган Алёна Косторная Заһитованы бөек спортчы дип атады... 

Берничә тапкыр Дөнья, Европа чемпоны булган Евгения Медведева да үзен күптән түгел Алинә Заһитова белән чагыштырды... 

АКШ спортчысы Мэрайя Белл Алинә белән күп аралашуын, аны дус күрүен әйтте... 

Алинә Заһитова үзенең эте Масару белән (Япония премьер-министры 2018 елда  Пхенчханьда Олимпия чемпионы булган Алинә Заһитовага акита-ину токымлы Масаруны бүләк итте)  «Пальма» нәфис фильмында төшәчәк. Режиссеры – Александр Домогаров. Фильм бөтен дөньяга таныш «Хатико: самый верный друг» картинасы белән аваздаш. Пальма исемле этнең хуҗасына тугры дус булуы турында сөйли. Фильм 2020 елның июнендә прокатка чыгачак... 

22–24 ноябрьдә  Саппоро шәһәрендә узачак фигуралы шуу буенча Гран-приның соңгы этабы алдыннан Японияне күз явын алырлык анонслар бизи. Анда Алинә Заһитова фотолары бик күп!.. 

Алинә Заһитова Саппорода кыска программа белән чыгыш ясаячак. Чемпионатта Россиядән шулай ук Алена Косторная, Софья Самодурова катнашачак... 

Сез ничектер, мин Алинә өчен җан атам! Уңышлар аңа! 

 

фото: sport.rambler.ru

                                                                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар