Логотип
Яңалыклар

Сургутта "Туган тел" генә түгел!

Соңгы елларда Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мөхтәрияты күзгә күренеп җанлану кичерә. Биредә иҗади әңгәмәләр, ХМАО-Югра төбәге татарларын берләштерүче төбәкара фестивальләр, яңадан-яңа конкурс-бәйгеләр әледән-әле оештырыла, милләтне рухи-мәдәни савыктыруга, аның телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән мөһим проектлар тормышка ашырыла, милли бәйрәмнәр, халкыбызның йолаларына нигезләнгән кичәләр уздырыла. "Яшьләр берлеге” үз активлыгы белән шәһәрдә оештырылган бик күп чараларда катнашып башка төр милләт халкына үрнәк булып тора. Спорт ярышларында да татар яшьләре беренчеләрдән. Гөр килеп Якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Ә мәктәпкә йөрүче балаларның саны быелгысы елны 35кә җитте. Әле туган телне өйрәнергә теләүчеләр арасында өлкән яшьтәге ханымнар да татар теле дәресләрен оештыруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Быелгысы елны Сургутлылар "Туган тел" дәресләреннән тыш, музыка дәресләрен дә оештырып җибәрергә планлаштыралар. Ниятләре зурдан! Димәк, әле милләтебезнең, туган телебезнең киләчәге өметле диясе килә. Әгәрдә туган тел дәресләренә йөрергә, милләтебезнең гореф-гадәтләре белән танышырга теләүчеләр бар икән мөхтәриятның ишекләре һәрвакыт ачык. Туган телебезне бергәләп саклыйк, аны киләчәк буынга бергәләп тапшырыйк. 

Бүгенге дәрес Садыйков Р. Р сурәтендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар