Сургут шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Ифтар ашы уздырды

Барыбызда белүебезчә мөселман календарендә 16 майдан алып 14 июньгә кадәр Рамазан ае бара. Изге Рамазан аенда Ифтар ашлары уздыру Сургут шәһәрендә күркәм гадәткә әверелде. Сургут күпмилләтле шәһәр. Аның яртысын мөсеман халкы тәшкил итәдер. Биредә һәр мөселман халкының күбесе Ураза тота. Бу айда изге гамәлләр эшләп калырга ашыга. Сургут мәчетендә ифтар ашлары уздыруда үз өлешен кертеп калдырырга тырыша. Мәчеттә ай дәвамында Ифтар ашлары уза.
7 июнь көнне Сургутта яшәүче татарлар бер табын артына - Ифтар ашына җыелды. Чираттагы Ифтар ашын Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли –мәдәни мөхтәрияты активистлары, иганәчеләре, Сургут мәчете хезмәткәрләре белән бергәлектә үткәрде. Бары тик хәләл ризыклардан гына әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артына 80 татар җыелган иде. Ифтар ашын ХМАО - Югра мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов ачып җибәрде. Ул кунакларга рухи азык өләште – Рамазан аеның әһәмияте, Ислам сафлыкка, намуслылыкка, тыйнаклыкка өйрәтә, шуңа күрә мәчеткә һәрдаим йөргәннәргә халык, бигрәк тә яшьләр белән еш аралашырга, аларны исламдагы күркәм гадәтләрне өйрәнүгә җәлеп итәргә тиешлеген әйтте. Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек, диде. Әлеге Ифтар ашын уздыруда зур теләктәшлек күрсәткән иганәчеләргә, татар активистларына, мәчеткә ел дәвамында йөргән дусларга, килгән кунакларга саулык - сәламәтлек, иман байлыгы, тынычлык, сабырлык теләде. Тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул кылсын! Амин!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.