Логотип
Яңалыклар

​«Созвездие–Йолдызлык» талантларны барлый



Балаларны яклау көненә багышланган матбугат конференциясендә әлеге фестивальнең генераль продюсеры, Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов менә инде унҗиденче ел үткәреләчәк бу чараны: «Дөньяда иң яхшы хәрәкәтләрнең берсе», – дип атады. Аның әйтүенәчә, бу фестиваль төрле иләрне тоташтыручы күпер булып тора. 

Балаларның сәләтен үстерү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, – диде Татарстан Президенты каршында мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова. – Безнең көчле Президентыбыз бар, көчле халкыбыз бар! Беренче булмаска хакыбыз юк. Быел фестивальдә катнашкан йөзләп бала Кырымда ял итәчәк. Безнең яшь артистларыбыз Чаллы, Зәй, Мамадыш, Арча, Балык Бистәсе, Лаеш һәм башка районнарда чыгыш ясаячак. Концертларда татар халык җырлары, классик әсәрләр яңгыраячак.  Мондый фестивальне башка берәү дә оештыра алмый. Без шуның белән горурланабыз. Матур хезмәтебезнең җимешләре бу! 

1 июнь көнне 15 сәгатьтә Татарстан хөкүмәте йортында «Созвездие– Йолдызлык» яшьләр фестивалендә лауреатларга һәм җиңүчеләргә Татарстан Президентының дәүләт стипендиясен тапшыру тантанасы була. Ул матурлык һәм талант хәрәкәтенең иң яхшы кырык вәкиленә биреләчәк. 

Шул ук көнне иртәнге сәгать 10 да, Балаларны яклау көне уңаеннан, «Йолдызчык»лар Балалар республика клиник хастаханәсендә хәйрия концерты күрсәтәчәк. 

12 июнь көнне фестивальдә катнашучылар беренче мәртәбә Казан шәһәренең Кремль яр буенда зур бәйрәм концерты куячак. Тамаша Татарстаның 550 яшь артисты катнашында узачак. 

6 июльдән 24 сенә кадәр яшь артистлар, Президентыбызның ярдәме белән Кырымда ял итәчәк, «Артек» халыкара балалар лагеренда, Бахчасарайда, Севастопольдә чыгыш ясаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар