Логотип
Яңалыклар

​Социаль хезмәткәрләрнең Россиякүләм форумы

Катлаулы икътисади вәзгыять чорында социаль ярдәм итү мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Әлеге өлкә гади халыкта гына түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар үзәгенә килеп баса.

Узган атнада Ярославль каласында социаль хезмәткәрләрнең Россиякүләм форумы булып узды. Анда безнең республикадан да делегатлар катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да әлеге форум секцияләрендә чыгыш ясады, республикадагы социаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу хакта алар бүген Татарстан журналистларына да хәбәр итте.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча безнең республика алдынгы урыннарны били. Шулай да, бу юнәлештә заманча алымнарны кулланып эш итәргә кирәклеге дә көн кебек ачык. Әйтик, социаль контракт кебек яңа ысулларны куллану Татарстан җирлегендә уңышлы гына башланып китте. Моннан тыш бу өлкәгә бизнесны җәлеп итү дә үз нәтиҗәләрен бирер дип өметләнәләр.

Римма Ратникова белдергәнчә, социаль ярдәмнең 10,7 процентын инде дәүләтнеке булмаган оешмалар күрсәтә. «Социаль өлкә заманча булачак, замана шуны таләп итә», - ди ул. Татарстанда барлыгы 130 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы исәпләнә. «Мобиль бригада», «Өй шартларында социаль хезмәт» һәм башкалар мохтаҗлар тарафыннан аеруча җылы кабул ителә.
Татарстанда психоневрологик авырулар өчен интернатлар җитешми

Бүгенге көндә 173ләп авыруның әлеге төр интернатка урнашырга чират торуы мәгълүм. Республикабызда барлыгы шундый 6 интернат эшләп килә икән. Бу хакта министр Эльмира Зарипова да үз фикерләрен җиткерде. «Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасын модернизацияләү 2006 елда ук башланган иде. Хәзер безнең республикада социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 130 дәүләт оешмасы эшли. Психоневрология юнәлешендәге учреждениеләрдән кала, халыкны социаль хезмәтләр белән тәэмин итү 100 процент үтәлә. Бүген психо-неврология интернатларына чират проблемасы бар. Алдагы берничә елда 800 авыру чират торган булса, хәзергә бу сан күпкә кимеде. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырып карасак, бездәге хәл яхшырак дип бәяләргә тулы хакыбыз бар. Әле кайчан гына картлар йортларына да чират иде. Хәзер исә андый мәсьәлә кискен тормый. Картлар йортларына, башлыча, балалары булганнар түгел, ә чын мәгънәсендә япа-ялгыз әби-бабайлар урнаша», - диде Эльмира Зарипова.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/42916-sotsial-yard%D3%99m-k%D2%AFrs%D3%99t%D2%AF-syiyfatlana.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар